Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:22

1нче май дөньяның төрле җирләрендә зур чаралар белән билгеләнде


1нче май дөньяның төрле илләрендә ун меңләгән кеше тарафыннан зур чаралар белән уздырылды. Русиядә меңләгән коммунист, Һөнәр берлекләре активистлары, милләтчеләр һәм Бердәм Русия партиясе тарафдарлары Мәскәү мәйданларында 1нче май хезмәт көнен бәйрәм итте.

Мәскәүдә шулай ук Русия оппозициясе дә бу көнне протест чаралары оештырып премьер министр Путинга каршы шигарьләр кычкырды. Русия мәгълүмат чаралары Русия буйлап 1нче май чараларына бер ярым миллионнан артык кешенең катнашуын белдерде.

Төркиядә исә 3 дистә елдан соң 100 меңләгән кеше Истанбулның Таксим мәйданында 1нче май көнен купшы чаралар белән билгеләп узды.

Истанбулның зур мәйданнарыннан Таксимдә, 1977 елда кораллы бер кешенең чарага катнашуларга ут атып каршылык чыгаруыннан соң әлеге мәйданда 1нче май бәйрәмен уздыру хөкүмәт тарафыннан тыелган иде.

XS
SM
MD
LG