Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:29

Әхмәдиниҗат Нью-Йорктагы конференция өчен юлга чыкты


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат дүшәмбедә Нью-Йоркта узачак "Атом кораллануны туктату килешүен" (NPT) яңадан карап чыгу максатында узачак конференциягә катнашу максатында АКШка китте. Сәфәре алдыннан матбугат чаралары алдында чыгыш ясаган Иран президенты, атом коралларының 60 елдан бирле бөтен кешелек дөньясына куркыныч тудыруын әйтте.

"Атом кораллану - дөнья тынычлыгына янаган иң зур куркыныч", дип әйткән Әхмәдиниҗат бу мәсьәләне кайгырткан халыкара оешмалар кораллануны туктата алмавын әйтте. "Атом коралына ия булган илләр башта бу коралларны үзе юк итсә, куркыныч бетәчәк, ләкин әлегә бу башкарылмады", дип сөйләде.

"Атом көченең таралу сәясәтенә әверелүен" әйткән Әхмәдиниҗат: "Бу коралларга ия булган илләр башка илләрнең тыныч максатта атом энергиясенә ия булу хокукыннан да мәхрүм итәргә тырыша", дип әйтте.

Әхмәдиниҗат атом коралларын юк итү турында Иранның карaш һәм тәкъдимнәрен (NPТ) конференциядә телгә алачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG