Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гази Заһитовны искә алалар


Башкортстанда Берлиндагы Рейхстаг түбәсенә беренче булып Җиңү байрагын беркеткән Гази Казыйхан улы Заһитовны искә алу чаралары бара.

Шундый хәтер чарасы Мишкә районының Яңагош авылында 30 апрель көнне үтте. Гази Заһитов шушы Яңагош авылында туып үскән туып үскән, сугышта зур батырлыклар күрсәтеп Берлингача барып җитә һәм Рейхстаг түбәсенә беренче булып байрак кадый ул. Шушы батырлыгы өчен аңа Советлар Берлеге Каһарманы дигән исем бирү хакында тәкъдим белән документлар әзерләнә, әмма бу эш, ни сәбәпледер, үтәлми кала. Шулай да якташлары Гази Заһитовны чын каһарман дип саный һәм аның истәлеген мәңгеләштерү өчен күп эшләр башкара.

Әле хәтер чарасы батырның туган авылы Яңагошта һәм Мишкә районы үзәгендә үтте. Яңагош урта мәктәбе укучылары һәм авыл халкы Гази Заһитовның каберенә чәчкәләр салды һәм аның музеенда хәтер кичәсе үткәрде.

Гази Заһитов исемендәге тарих һәм туган якны өйрәнү йорт-музее Яңагошта 2007 елда ачылган иде. Аның директоры Галимҗан Бикбулатов, каһарман якташларының истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән, Яңагош авылында һәм район үзәге Мишкәдә урамнарга Гази Заһитов исеме бирелүен әйтте. “Район үзәгендә Гази Заһитовның барельеф-портреты да куелды. Яңагошта ачылган йорт-музей да шул игелекле эшләрнең иң мөһиме”, ди Галимҗан Бикбулатов.

Йорт-музей директоры Галимҗан Бикбулатов әйтүенчә, музейда материаллар артып тора. “Гази Заһитовның яудашлары белән хат алышып торабыз. Фотосурәтләр дә күп тупланды. Хәтта рейхстагка байрак кадагандагы сурәтләр дә бар бездә”, ди Бикбулатов. Алдагы көннәрдә дә районда Гази Заһитовка багышланган чаралар дәвам итәчәк. Алар һәммәсе дә Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм итү кысаларында оештырыла.
XS
SM
MD
LG