Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиянең хәрби батырлар китабында егерме татар исеме


Шиһабетдин Садыйков һәм Зиннур Дәүләткиров
Шиһабетдин Садыйков һәм Зиннур Дәүләткиров

Удмуртиядә 2010 елның беренче гыйнварендә 2967 сугышта катнашучы исәпләнә. 41758 тыл ветераны теркәлгән. Бу көннәрдә ветераннарны һәр оешмада зурлап кабул иттеләр, юбилей түштамгалары – медальләр тапшырдылар. Булдырган кадәр ярдәм иттеләр, яңа фатирларга күчерделәр.

Икенче дөнья сугышында катнашучыларның батырлыклары өчен берничә сугыш орденына лаек булучы якташларыбызның исемен мәңгеләштерүне язучы Николай Кузнецов үзенең максаты итеп куя. 1941-1945 елларда “Бөек Ватан”, “Дан”, “Кызыл Йолдыз” орденнары белән бүләкләнгән кешеләрне ачыклый башлый. 1130 солдатның батырлыгы раслаган карарларны язучы Подольск шәһәрендәге хәрби архивтан эзләп таба. Аларга нигезләнеп, “Воинская слава Удмуртии” исемле китабын бастырып чыгарды.

Николай Кузнецовның "Воинская слава Удмуртии" китабында ике дистәгә якын милләттәшләребезнең исеме дә кергән. Аларның һәрберсенең кайчан, кайда тууы күрсәтелгән, кайдан сугышка китүе хакында мәгълүмат бирелгән. Иң мөһиме, күрсәткән батырлыгы өчен бирелгән орденнары хакында Подольск шәһәрендәге Саклану министрлыгының үзәк архивыннан расланган документның күчермәсе басылган.

Сугыш елларында “Дан” орденына Советлар Союзы буенча 46 мең кеше лаек булган. Алар арасында 127 кеше Удмуртиядән. Шуларның өчесе – хатын кыз. Аларның берсе – милләттәшебез Рәхилә Мөхәммәтҗан кызы Касыймова Балезино районы Кистем авылыннан.

Күп кенә якташларыбызны эзләүдә авырлыклар да килеп туган. Николай Кузнецов мисал итеп Даутов Мирза Хазиевичны китерде. Язучы аны бер ел дәвамында эзләгән. Ул Удмуртиянең Можга шәһәрендә яшәгән. Тумышы белән Татарстаннан. Аның бүләкләү карарында Даутов Михаил Алексеевич дип язганнар. Бишенче тапкыр соравына гына эзләп тапканнар.

Шул ук вакытта сугышчыларга тапшырылган “Дан” һәм “Кызыл Йолдыз” орденнарыннан тыш Николай Кузнецов яуда күрсәткән батырлыклары өчен башка орден һәм күпсанлы медальләр белән билгеләнгән кешеләрне дә тапкан. Мәсәлән, Воткинск шәһәрендә гомер иткән Рәшит Хәбиров “Невский” орденына лаек булган.

Зиннур Дәүләткиров
“Ул Берлинны алуда катнашкан. Рота командиры булган. Яраланган. Сугыштан соң Воткински каласында яшәгән. Аны якташлары бик хөрмәт иткәннәр”, диде язучы.

Николай Кузнецов 1945 елда Җиңү парадында Удмуртиядән 45 сугышчы катнашуын документларга нигезләнеп дәлилләгән. Алар арасында да безнең милләттәшләребез булган. Башкортстанда туып үскән, сугыштан соң Удмуртиянең Камбарка районы Кама поселыгында гомер иткән Мифтахов Мисбах Мифтах улы.

“Мифтахов Мисбах – ул Кама поселыгында гомер иткән. Ул 1945 елда Мәскәүдә тарихи парадта катнашучы”.

Иң сөенечлесе - “Воинская Слава Удмуртии” китабының ике герое – милләттәшләребез Шиһабетдин ага Садыйков һәм Зиннур ага Дәүләткиров бүген безнең арабызда.

Иң мөһиме – авыр сугыш елларын үтеп, утны суны кичеп, гомерләрен кызганмыйча илебезне саклауга биргән солдатларның батырлыгын дәлилләгән орден-медальләренең рәсми документлары – наградной лист булуы. Бу, гадәттә, машинкада басылган яисә кулдан язылган, мөһер сугылып, имзаланган бер бит кәгазь. Ә нинди кадерле ул бит!
Шиһабетдин Садыйков


Анда солдатның күрсәткән батырлыгы хакында берничә юл гына булса да, аның хәл иткеч минутларда югалып калмыйча, һәм үз-үзен аямыйча сугышуы, илебезне азат итүгә керткән көче!. Сугышның ничек кенә авыр булуына карамастан – ул елларда һәр солдатның күрсәткән батырлыгы хакында язмалар теркәлгән. Николай Кузнецов Подольск шәһәрендә хәрби документлар сакланган архивта инде дүрт тапкыр булган. Инде ике меңгә якын Удмуртиядә гомер итүчеләрнең батырлыгын дәлилләгән документларны табып, гаиләләренә алып кайтарып тапшырган.

Шиһабетдин ага Садыйков та, Зиннур ага Дәүләткиров та, шушындый документларны кулларына алгач, гаҗәпләнү хисен тыя алмаганнар. Алар хәтта инде хәтерләмидә, кайчан һәм нинди бәрелешләрдә катнашулары өчен орденнар белән бүләкләнүләре хакында.

Шиһабетдин ага “...кайвакытта ул орденнар аның үзенеке түгел дип әйтүчеләрне ишетергә туры килә иде. Бу документта минем дүртенче тапкыр “Дан” орденына лаек булуым хакында язылган. Бу рәсми документның күчермәсе. Андый кешеләргә мине рәнҗетергә урын калмаячак”, диде.

Ветераннар икесе дә сугышка 1942 елда кергән. Икесе дә фашистлар белән бәрелешләрдә куп санлы яралар алган. Яралары төзәлеп тә өлгермичә, кабат сугыш ялкынына җибәргәннәр аларны.

Ике ветеран да якташлар булып чыкты. Алар Татарстанның Әгерҗе төбәгендә туып үскәннәр, тормышта да уңышларга ирешкәннәр, бүген дә җитезләр. Бөек Җиңүнең чираттагы юбилеен каршы алырга әзерләнә. Ә “Воинская слава Удмуртии” китабыннан үзләре кебек сугыш кырларында кан белән сугарылган орденга ия булган милләттәшләребезне барлыйлар.

XS
SM
MD
LG