Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тагын бер татар газеты юкка чыкты


1990 елда КамАЗ ширкәте тарихында беренче тапкыр татар газеты нәшер ителә башлый. Газет ул чордагы татар милли хәрәкәте көче, басымы нәтиҗәсендә, “Нур” исеме белән дөнья күрә. Ләкин газетның гомере озын булмый. 26 апрель, Тукай туган көнне, татар газеты хезмәткәрләренең соңгы төркеме эшләреннән җибәрелә. Шуның белән КамАЗ татар телен санга сукмавын күрсәтте.

“Нур” газеты 2002 елда ук бетте, дияргә мөмкин.Шушы елны КамАЗга директор булып Сергей Когогин килгәч, аның беренче боерыкларының берсе шушы газет белән бәйле була. Әлеге боерык нигезендә “Нур” татар газеты булудан туктый, аның урынына “Вести КамАЗа” дигән урысча газетны тәрҗемә итеп, “КамАЗ хәбәрләре” булып чыга башлый.

Монысы да кыска гомерле була, шушы көннәрдә ябылды. Биредә соңгы көнгә кадәр эшләгән хезмәткәрләр “Азатлык”ка мөнәсәбәтләрен белдерергә теләмәделәр. Өлфәт Гыйлаев заманында шушы газетларда эшләп киткән кеше.

“Татар кешесе буларак, моны ишетү бик авыр булды. Беренче зур күсәк элегрәк, “Нур” газеты ябылгач төшкән иде. Безнең халыкның язмышы шундый, күрәсең. Ул сабыр, тырыш, күндәм. Без әле бер генә аякка тезләндерелгән. Халык уяныр. Кешенең үз телендә язарга, укырга хокуклы икәнен аңлар. КамАЗда эшләүченең яртысы татарлар бит. Аларны татар теленнән мәхрүм иттеләр”, дип борчыла Гыйлаев.

Ширкәт җитәкчелеге ни уйлый


Мәскәүдән китертелгән, КамАЗның мәгълүмат департаменты башлыгы Олег Афанасьев башкача фикерли.

“КамАЗда катлаулы икътисади вәзгыять. Ике газет асрау максатка ярашлы түгел. Бездә барысы да урысча белә, шуңа татар газетына акча сарыф итмәскә булдык. Нәтиҗәдә, газетның татарчасын ябу турында карар кабул ителде. Киләчәктә, бәлки, тәрҗемә булмаган татар газетын чыгару ихтималы каралырга мөмкин”, диде “Азатлык”ка Афанасьев әфәнде.

Татар да салым түли

“Нур” газетын урысчадан тәрҗемәгә калдыру үзе бер аяныч иде. Татар теле кәгазьдә генә булса да, дәүләт теле санала. Куркыныч тенденция бара. Хәзер татар телен дәүләт теле югарылыгына күтәрү турында сүз бармый, аны саклап калу турында бара. Безнең демократия, милли хәрәкәт җимеше булган татар газетларының бетүе уйландыра.

Чаллы халкының яртысы татарлар, алар да салым түли. Шул халыкны телсезгә әйләндерү бара. Татар урысча укый, яза дип аклану дөрес түгел. Кешенең ана телендә укырга хакы бар”, дип, татар газеты ябылуын журналист, “Шәһри Чаллы” газеты баш мөхәррире Флүзә Фәррәхова хупламый.

Шунысы да игътибарга лаек, КамАЗдагы басманың “җан-тәслим кылуы” хакында Чаллыдагы татар җәмәгатьчелегенең зур күпчелеге белми булып чыкты. Быелның гыйнвар аеннан ук газетның чыгу ешлыгы нык кимеде. Башта газет атна саен чыкса, аннан ике атнага бер чыкты, ары таба өч-дүрт атнага бер сан чыга башлады. “Нигә болай”, дип дәгъва белдерүче булмагач, ахрысы, мәңгегә тынып калды. “Мәрхүм” өчен борчылучылар күренми.
XS
SM
MD
LG