Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:14

1 май көнне Русия агро сәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре дигән исем бирү турындагы диплом Русия Дәүләт думасы депутаты Фатих Сибагатуллинга тапшырылды. Моңа кадәр Татарстанда бу бүләк беркемгә дә тапшырылмаган булган.

Май башы һәрвакыт истәлекле вакыйгаларга бай. 1827 елның 3 маенда Казан университетының ректоры итеп атаклы математик Лобочевскийның сайлануы, хәзерге федераль университет тирәсендәге гамәлләргә яңача карарга мәҗбүр итә. Яңа ел башындагы кебек үк бу көннәрдә күренекле кешеләр юбилейларын үткәрә.

Быел майның беренче көнендә Татарстан журналистлар берлеге рәисе, Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникованың юбилее турында республика матбугатында котлау сүзләре, мәкаләләр басылды.

Иҗтимагый пулат әгъзасы, эшмәкәр Татьяна Забегина, эчке эшләр министры урынбасары, Татарстандагы мөһәҗирләр эшләрен багучы Евгений Закировның да юбилейлары нәкъ шушы вакытка туры килә.

Фатих Сибагатулинның 60 яшьлек юбилее багышланган фотокүргәзмә

Әлеге шәхси-иҗтимагый вакыйгалар арасында дәүләт һәм хуҗалык эшлеклесе Фатих Сибагатуллинның 60 яшьлек юбилее аерылып тора. “Азатлык” радиосының узган тапшыруларында Дәүләт думасы депутаты Фатих Сибагатуллинның татар халкы тарихы турындагы китабы бәхәсләр уяткан иде. Атилла чорыннан бүгенге Русия һәм Татарстанга кадәр милли тарих турында бәхәсле китап чыгарырга җөрьәт иткән Фатих Сибагатуллинның кем соң ул?

“Ватаным Татарстан” газетының 30 апрель санында бу шәхескә багышланган “Ярсу йөрәк” дигән зур мәкалә басылган. Фатихның йөрәге чыннан да ярсу, аны бернәрсә дә, беркем дә туктата алмый кебек. Ветеренария институтын бетереп авылда эшләгәннән соң, Балтач районында колхоз рәисе, райком сектетаре, авыл хуҗалыгы министры, премьер-министр урынбасары, Татарстанның көньяк чигендәге Норлат районы һәм шәһәре башлыгы, төрле хуҗалык, спорт, социаль тармакларында үзенә күрә инкыйлаб ясау белән тарихка керәчәк ул.

Гектардан 50-60 центнер икмәк җыю, мәдәният йортлары, стадионнар төзү, чабыш атларын үрчетү һәм зур ярышларга әзерләү Сибагатуллин исеме белән бәйле. 1990 елда Русия президенты Борис Ельцин Мамадышка килгәч, Фатихның үҗәтлегенә һәм энергиясенә шакката.

Фатих Сибагатулинның 60 яшьлек юбилее багышланган фотокүргәзмә

“Сезгә ничек булышыйк, әнә авыл кибетендә тәмәке юк дип зарланалар, ни кирәк?”, дип сорый Ельцин. Фатих исә: “Безгә мөстәкыйль эшләргә шарт тудырыгыз, суверенлык кирәк безгә”, дип ярып сала. Икенче көнне Казандагы очрашу вакытында Ельцин: “Мөстәкыйльлекне күпме телисез, шул кадәр алыгыз”, дип чыгыш ясый.

“Ватаным Татарстан”да Фатих турында билгеле мәдәният һәм җәмәгать эшлеклеләре Госман Исхакый, Туфан Миңнуллин, Шамил Закиров, Марсел Галиев, Фоат Садриевлар үзләренең ихлас фикерләрен әйтәләр.

Татар тарихын данлы итеп күрсәтүдә бу шәхес атаклы тарихчыларны узып китеп, үзенең хезмәтен Жириновский, Зюганов кебек сәясәтчеләргә тәкъдим иткән. Үзенең кыю фикерләрен консерваторлар башына кадак кебек кагып кертүче дә шул ук Сибагатуллин.
Әлбәттә, мондый кеше үз юбилеен да гадәти генә үткәрмәгән. 270ләп дустын, хезмәттәше белән Норлатта бәйрәм иткәннән соң, Казанда да юбилей мәҗлесе үткәрде ул. 1 майда урамдагы демонстрацияләр тәмамлануга Фатих бәйрәме “Тимерхан” мәдәни күңел ачу үзәгендә башланып китте.

Фатих Сибагатулинның 60 яшьлек юбилее багышланган фотокүргәзмә

Юбилярның тормышына багышланган фото күргәзмә, фильмнар, котлаулар иң югары дәрәҗәдә иде. Рәсми затлардан депутатның хезмәттәше Дәүләт думасы рәисенең беренче урынбасары Олег Морозов, Белорус президентының махсус вәкиле, элек бу дәүләтнең министры булып эшләгән Урал Латыйпов, Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм башка федераль оешма вәкилләре, Татарстан министрлары, депутатлары, район һәм шәһәр башлыклары бар иде.

Республиканың дәүләт бүләкләрен һәм мактаулы исемнәрен бу юлы Фатих Сибагатуллинга тапшырмадылар, чөнки республикада булган барлык рәсми бүләкләр һәм мактаулы исемнәр, шул исәптән иң югары дәрәҗәдәге бүләк – Татарстан алдындагы хезмәтләре өчен ордены аңа элекке елларда тапшырылган булган.

Мөстәкыйльлекне яклаучылар һәм үстерүчеләр арасындагы бу үзенчәлекле шәхес хәзер дә тынычланмый, ул сәясәттә, фәндә, дәүләт эшләрендә тагын ниндидер үзгәрешләр кертү гадәтен әле дә ташламаган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG