Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:35

Казанда 1 май бәйрәмендә төрле сәяси фиркаләр җыеннар оештырды. Коммунистлар да, “Бердәм Русия”челәр дә хакимияттән лаеклы эш хакы, пенсияләр булдыруны таләп итте. “Гадел Русия” партиясе исә татарча бию оештырды.

Май иртәсендә сәяси чыгышларны коммунистлар башлап җибәрде. Камал театры янында коммунистлар оештырган урам җыенда нигездә хезмәт һәм лаеклы эш хакы, пенсияләрнең күтәрелүе һәм гадел сайлаулар үткәрү таләп ителде.

“Гадел Русия” фиркасе исә "Русияне чистартабыз" дигән шигарь белән Мулланур Вахитов һәйкәле янында үз тарафдарларын күңелле тамаша белән сөендерде. Балалар өчен күңелле уеннар уйнатылды, моның өчен клоун да бар иде. Милли киемнәр кигән оештыручылар “Гадел Русия” байрагын күтәреп, татар биюен дә башкарды.

"Гадел Русия" фиркасе уенлы чара үткәрсә, Бердәм Русия фиркасе һәм Һөнәр берлекләре федерациясе гадәти митинг уздырды. Анда коммунистлар җыенында да әйтелгән эшсезлеккә каршы көрәш, эш хакы һәм пенсияләрне күтәрү таләпләре яңгырады.

Хакимият фиркасенең урам йөреше Сәйдәш моңнары һәм “Бердәм Русия” – Медведев – Путин – алга!” дигән шигарьләр астында барды. Алардан соң студентлар һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре йөреш үткәрде.

Кешеләр урам җыенына үзләренең теләкләрен әйтер өчен килгән. Алар хакимияттән лаеклы хезмәт хакы көтә.

“Бердәм Русия” партиясе тарафдарлары Казан кирмәненә таба юл алгач, Ирек мәйданындагы Ленин һәйкәле янына коммунистлар килеп җитте. Каршылык чарасында: “Безнең халык сайлауда Путин белән Медведевны беркайчан да сайламачак!” дигән чыгышлар ишетелде.

Фиркаләрнең 1 май бәйрәменә багышланган чараларда шунысы сизелде: хакимият урамда төрле фикаләрнең җыеннарын үткәртеп, Татарстанда күппартиялек принцибы бозылмавын күрсәтергә, фиркаләрнең халык өчен хакимиткә таләпләр куюын тагын бер тапкыр аңлатырга теләде. Юкса, хакимият фиркасе булган “Бердәм Русия” дә хакимияттән эш хакларын, пенсияләрне арттыруны сорамас иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG