Accessibility links

Яшь буынга – хак тарих


Казан дәүләт һуманитар педагогика университетында урта мәктәпләр өчен “Татар халкы тарихы” дәреслеге тәкъдим ителде. Эчтәлеге һәм заманча эшләнеше белән хәзерге таләпләргә җавап бирерлек бу дәреслек белән танышкан вакытта галимәр, мәгърифәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре татар халкы тарихы турында фикер алышты.

Римзил Вәли. Һәр кешегә ата-бабасын, милләтен, туган халкының тарихын, гореф-гадәтләрен белү зарур. Ләкин глобализация һәм Русия дәүләтенең хәзерге сәясәте тәэсирендә милләтләрнең хак тарихы өйрәнелми яки яшь буынга аңлатылмый.

Совет чоры дәреслегендә Татарстан, Башкортстан, СССР һәм партия тарихы яшь буынга тәфсилләп өйрәтелде. Әмма төрле төбәкләрдә сибелеп яшәгән бай тарихлы татар халкының үткәне дәреслекләрдә чагылмады, яисә милләтебезнең тарихы аңлы рәвештә бозып күрсәтелде.

Үзгәртеп кору чоры башлангач, татар халкы тарихы турында фәнни-популяр китаплар, дәреслекләр чыга башлады. Әлбәттә алар хәзергә бераз йомшак, яки берьяклы булса да, галимнәр, студентлар һәм гомумән тарих белән кызыксынучылар өчен файдалы булды.

“Мәгариф” нәшриятендә басылып чыккан борынгы заманнардан XVII гасыр ахырына кадәр “Татар халкы тарихы” дигән дәреслек башка китаплардан аерылып тора. Урта мәктәпләрнең 10нчы сыйфы өчен чыгарылган бу уку әсбабы тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков мөхәррирлегендә әзерләнгән. Авторлары: билгеле тарихчылар Дамир Исхаков, Искәндәр Гыйләҗев һәм педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан куллануга кабул ителгән бу дәреслек шактый зур күләмле. 420 битле бу дәреслек мәктәп балалары гына түгел, ә тарих белән шөгыльләнүче барлык кешеләр өчен дә файдалы. Шунысы да игътибарга лаеклы, әлеге китап татар һәм рус телендә аерым басма булып берьюлы чыкты.

Бу китапны бәяләгәндә белгечләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре фикер алышты һәм актуаль мәсьәләләр буенча бәхәсләшеп тә алдылар. Галим Дамир Исхаков, һуманитар университетның проректоры Фираз Харисов, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, Дәүләт шурасының комитет рәисе Разил Вәлиев, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов фикерләрен тәкъдим итәбез.

Дамир Исхаков. Без барыгызга да билгеле булган марксистик карашлардан еракка киттек. Бу китапның нигезендә цивилизацион караш ята. Иң кызыгы шунда, дөньяда цивилизациянең нәрсә икәнен беркем дә белми. Цивилизация буенча бик күп аңлатмалар бар. Әмма цивилизациянең нәрсә икәнен төгәл әйтү кыен.

Бу бик катлаулы дәреслек. Соңгы елларда Татарстанда чыккан дәреслекләрдән аермалы буларак, монда дөньяда булган бөтен яңа карашлар да нигезгә салынган. Уйлавымча, бу дәреслек бер ягы белән дә Мәскәүдә чыккан дәреслекләрдән калышмый, ә кайбер яклары буенча өстен торадыр, бәлки.

Моңарчы тарих буенча дәреслекләр тарихчылар тарафыннан язылды. Ә бу китапта этнологик карашлар да, мәдәният буенча да күп мәгълүмат бар. Комплекслы караш булганга күрә бу дәреслек башкалардан аерылып тора.

Фираз Харисов
Фираз Харисов. Безнең фикеребезчә, Татарстан мәгариф системасында тарихны яңача балаларга җиткерә торган дәреслек басылып чыкты. Әйтергә кирәк, тарихны дәреслекләрдә чагылдыруда шактый проблемалар килеп туды. Бу проблеманы безнең тарих институты Мәскәү галимнәре белән бергә өстәлгә салып, төгәлсезлекләрне алырга тырышканнар. Ләкин Русия тарихы дәреслекләрнең күбесе безнең галимнәрнең фикерен алмыйча язылган. Ә монысы – татар галимнәре тарафыннан язылган җитди хезмәт. Безгә югары уку йорты дәреслекләрен дә төзәргә вакыт җитте.

Дамир Исхаков. Элек тарихны төзү бик гади булган. “Элек яхшы болгарлар һәм яхшы руслар бар иде. Алар дус яшәгәннәр. Аннан соң явыз татарлар килде, бөтен нәрсәне кыркып бетерделәр” кебегрәк.

Безнең тарихи концепция шундыйрак иде. Хәзер безгә Алтын Урда да, татар ханлыклары да кирәк. Китапны ачып карасагыз, монда бөтен татар ханлыклары да, хәтта Литва татарлары буенча да кечкенә өлеш бар. Чөнки барысы да безнекеләр, аларны төшереп калдырырга ярамый. Төшереп калдыра башласак, алар башка халыкларга китеп бара. Шуңа күрә, гомумән, милли концепцияне эшләгән вакытта без бу әйберләрне истә тоттык.

Бу китаптан соң безнең максат алга таба югары уку йорт өчен дә шундый дәреслек хәзерләү. Без федераль университет төзи башладык, әле татар тарихы укыту буенча дәреслек юк. Зур калын академик томнар чыга, ләкин, бу китаплар чыгып бетмәгән һәм югары уку йорты өчен дәреслек була алмый. Бу фундаменталь хезмәтләр, ә укыту өчен аерым дәреслекләр кирәк.

Бервакыт татар тарихына Кырым татарларының тарихын кертмәгәннәр. Бу бит шул ук татар. Әгәр дә Кырым татарларының легендаларын алып карасаң, анда безнең әби-бабаларыбыз Идел буенда яшәгән диелгән. Чыннан да шулай, рус документларда язылган: Кырым татарлары кышка Кырымга киткәннәр, җәй вакытында Идел буена күтәрелгәннәр. Без бер халык. Төрле ханлыкларның нигезе бер – татар халкы.

Бу безнең балалар өчен һәм идеология күзлегеннән әһәмиятле әйбер. Әгәр дә Русиядә акыллы кешеләр күбрәк булса, алар бер әйберне аңларлар иде: Кырым тарихы турында язганда, без Кырымны Русиягә бәйләп куябыз. Әмма моны аңлаучы юк. Шулай ук Себер ханлыгының тарихын гел читтә калдырып килделәр. Ә соңгы вакытта табылган документлар шуны күрсәтте: Себердәге хөкем иткән тайбугалар Идел буенда булганнар. Идел буенда гына түгел, монголлар белән бергә Кырымны яулап алуда катнашканнар.

Татарстан фәннәр академиясе тарих институтында татар тарихын концептуаль тикшергән вакытта шундый мәсьәләләр килеп туды: Урта Азиядәгы ханлыкларны кертәбезме, юкмы? Барыгыз да беләсез, Урта Азиядәге Коканд, Бохара ханлыкларын шул ук татарлар оештырган.

XVI гасыр башында Урал буеннан һәм Көнбатыш Себердән күчеп китеп, шунда барып яулап алып, дәүләт корганнар. Әмма ул турыда сөйләшкәндә безнең институтның директоры: “Ул кадәр үк киңәймик”, дип әйтте. Шуңа күрә ул як әлегә төшеп калды. Әмма алга таба без ул турыда да уйларга тиешбез. Мәсәлән, Себер ханлыгының әдәбиятын карый башласаң, беренче чиратта ул Урта Азияга барып тоташа.

Безнең иң әһәмиятле байлык – татар дигән исем. Ул төрле урыннарда төрлечә таралган, әмма без аны туплап тотарга тиешбез.

Соңгы вакытта болгарчылар көчәя башлады. Бөтен болгарларны халыклар исемлегенә керттеләр. Безнең бит болгар дигән әйберне беркайчан да инкаръ иткәнебез юк. Дәреслекне ачып карасагыз, анда болгар чоры бик әһәмиятле үз урынын тота. Әмма аңа карап кына татар ул болгар дигән сүз дөрес булмый. Китапта, мин уйлыйм, безнең тарихта беренче тапкыр, безнең татар исемнең барлыкка килүе һәм үсеше ачык күрсәтелгән.

Фаяз Хуҗин. Минем концепциям бу дәреслекне язуда катнашкан авторлардан бераз аерылып тора. Хәзерге замандагы бөтен тарих
Фаяз Хуҗин
фәненең казанышларын чагылдырган бик яхшы уку әсбәбе килеп чыккан. Монда күп һәм кызыклы мәгълүмат тупланган.

Китапны укып чыкканнан соң, шундук уйлап куйдым: беренчедән, аны татарчага тәрҗемә итеп, бастырырга кирәк. Икенчедән, шушы китапны нигез итеп алып, аны мәктәп укучыларына гына түгел, ә киң җәмәгатьчелеккә яраклашып бастырырга кирәк.

Укыганнан соң кайбер тәкъдимнәрем барлыкка килде. Әйтик, беренче бүлекне башлап җибәргәндә, татарларның Россия халыклары арасында һәм бөтен дөньяда сан ягыннан күпме урын алып тору турында бер генә бит булса да мәгълүмат китерергә иде.

Икенчедән, Идел Болгарстанның төп өлеше Татарстан җирендә урнашкан һәм татарлар белән турыдан туры бәйләнгән безнең беренче мөстәкыйль дәүләт. Шуңа күрә Идел Болгарстаннын һуннар, Төрки Каганаты, Бөек Болгар дәүләте, Хәзәр Каганаты белән бер бүлектә түгел, ә аерым бүлек итеп чыгарсаң, дөрес булмас микән дигән фикер туды. Шундый ук фикер Казан ханлыгына да кагыла.

Мәктәп укытучылары бу дәреслектән качачак, чөнки бик авыр тел белән язылган.

Дамир Исхаков.
Башта Фаяз әфәндене тынычландырам. Бу дәреслек берьюлы рус һәм татар телләрендә ике аерым китап булып чыкты. Төрле-төрле типтагы дәреслекләр булырга тиеш. Әмма иң әһәмиятлесе – фәнни нигездән китмәү. Ул күзлектән караган вакытта болгарлар юкка чыга дигән нәрсә беркадәр тарих белән дә бәйле. Мин уйлыйм, болгарлар беркайчан да юкка чыкмаганнар.

Безнең китапта болгарларның урыны бар. Әмма Алтын Урда чорындагы болгарлар ул монголларгача кадәр булган болгарлар түгел. Ул башка болгарлар. Аларның сәяси системасы да, тел дә үзгәргән. XIII гасырдагы эпиграфик материалларны карасак, анда ике төрле тел бар. Берсе - хәзерге татар теленә охшаган, икенчесе – иске болгар теле. Фундаменталь үзгәрешләр булган дигән сүз.

Чит илдә яшәгән милләттәшебез Юлай Шамил Оглы үзенең бер мәкаләсендә, гомумән, XIV гасыр уртасында булган кара чума вакытында болгарлар әллә үлеп беткәнме дигән фикерне әйткәне бар. Билгеле, калган төркемнәр үзгәргән төркемнәр булган. Без китапны шул концепциядан чыгып эшләдек.

Әмма XIX гасырда безнең бабалар болгарны белгән дигән нәрсә бик кызыклы әйбер. Яшь вакытта миндә бу борынгы заманнан килгән хәтер дип уйлый идем. Әмма бабайлар белән сөйләшергә туры килде. Бабай без болгарлар булганбыз, ди. Сораша башладым. Без мәдрәсәдә укыдык, китапларда шулай язалар иде, диләр. XIX гасырда язылган әйберләр – интеллигенциянең, китаплар укыган кешеләрнең фикерләре. Революцияга кадәр бер төркем болгарчылык рухында китаплар язган.

Еш кына галимнәр болгар дигән атаманың географик атама булуын оныталар. Билгеле, Болгар җире булган. Шул җиргә бәйле исемнәрне алар этноним дип уйлыйлар. Мин этнография өлкәсендә белгеч буларак аңлыйм, бу этноним түгел, ә географик төшенчә. Шуңа күрә Булгарский князь дигән титул ул территориянең исеме. Шул мәсьәләне чишәр өчен этнографик теорияне нык белергә кирәк.

Монда бу дәреслек катлаулырак язылган дигән сүзләр яңгырады. Бу гади кеше өчен язылмаган. Аерым өлкә буенчә эшләүче укучылар өчен язылган. Татарчага тәрҗемә гадәттән тыш авыр барды. Бездә шул кадәр дәрәҗәдә эшләнмәгән әйберләр бар. Мәсәлән, терминология. Гарәптән алган терминнар элекке заманнарда булган, ә бүген юк. Шуңа күрә кайбер әйберләрне яңадан эшлисе булды.

Разил Вәлиев
Разил Вәлиев. Күреп торасыз, соңгы елларда без милли төбәк компоненты турында күп бәхәсләр алып бардык. Әмма 309 канун кабул ителгәннән соң шактый үзгәрешләр булды. 309 канун план буенча 2009 елны ук гамәлгә керергә тиеш иде. Аннан соң 2010 елга күчерделәр. Хәзер 2011 елның 1 сентябренә күчерелде.

Ни өчен күчерелде? Чөнки бу мәсьәлә бик катлаулы булып чыкты. Мәскәү теләгәнчә генә булмады. Татарстан, Башкортстан, Төнъяк Осетия күтәрелде. Без Казанда президент катнашында киңәшмә үткәрдек. Нәтиҗәсе булмады дип әйтеп булмый. Бүген беренчедән алып дүртенче сыйныфка кадәр Русия мәгариф министрлыгы тарафыннан яңа мәгариф стандартлары расланды һәм Русия юстиция министрлыгы тарафыннан теркәлде. Стандартны кабул иткәндә дә, эшләгәндә дә, әгәр дә шундый дәреслекләр булмаса, бу стандартлар беркайчан да кабул ителмәячәк иде. Киләчәктә безгә шундый дәреслекләрне бик күп эшләргә туры киләчәк.

Үзебезнең тарихны өйрәнер өчен тиешле дәрәҗәдә әзерлеге булган галимнәребез аз. Татарстанда үзебезнең чыганакларыбыз бик аз сакланган. Аларны Ватиканга, Европага, Скандинавия илләренә, Кытайга барып эзләргә кирәктер. Шушы илләргә барып, аларның архивларында казынырлык, документларны өйрәнерлек галимнәребез бармы? Мин аларны күрмим. Шундый галимнәрне әзерләми торып без беркайчан да үзебезнең чын объектив тарихыбызны яза алмаячакбыз.

Марат Гыйбатдинов.
Бу традицион дәреслек түгел. Әгәр дә игътибар итсәгез, китапта бөтен балалар өчен төп тескт бар. Шулай ук өстәмә текст та бирдек, ул татар тарихы белән кызыксына торган балалар өчен. Без күп иллюстрацияләр урнаштырырга тырыштык. Дәреслеккә без мөмкин кадәр өстәмә материал биререгә тырыштык, чөнки ул профильле класслар өчен язылган.

Һәр мәктәп, һәр укытучы үз балаларына электив курслар әзерли ала. Электив курслар өчен әлегә бернинди уку әсбабы юк. Бу дәреслекне кулга тоткач, һәр укытучы үз программасын төзеп, бөтен мәгълүматны таба ала.

Римзил Вәли. Тарих әкерен языла. “Татар тарихы” дип аталган җиде томлыкта әле һаман урта гасырларга килеп җитә алмыйбыз. Калын китаплар кайчан бөтен халыкка, татар зыялыларына барып җитәр? Миненмчә, барып җитмәс, чөнки сатып алу мөмкинлекләре дә чикләнгән.

Әлеге дәреслектә татар халкы файдасына һәм милли горурлык уята торган әйберләр бар. Бер сорау туа - моңа кадәр булган татар тарихы китаплары белән нишләргә? Яшьләрне нинди китаплар белән укытырга? Һәр китапның елын карарга кирәк. Моны кеше белсен иде. Тарих китаплары тиз искерә.

Бу китап мәктәп балаларына да ярый, шулай ук студентларны да укытырга мөмкин. Шушы мәктәп дәреслеге дәрәҗәсендә тарихыбызны югары мәктәптә иҗтимагый фәннәрне укыткан укытучылар һәм чиновниклар белсен иде.

Бу китапның XVII гасыр ахырында өзелүе проблема булып тора. Татарның этно-мәдәни милләт булып формалашкан вакыты җиткәч, китап бетә. Иске, без тәнкыйтьләгән элекке китапларның ахыры XXI гасырда. Ә безнең җитди академик тарих китапларыбыз да әби патша заманында өзелгәч, тиз арада дәреслек булмаса, XVIII - XXI гасырдагы тарихка караган материалларны хрестоматия итеп бастыруны тарихчылардан сорарга иде. Бу фәнне алга этәрү һәм иҗтимагый аңны формалаштыру, безгә журналистларга ярдәм итү өчен бик кирәк.

Минемчә, масса күләм мәгълүмат чаралары: газет-журналлар, радио, телевидение тарихыбызны шушы чыганактан алып даими рәвештә сөйләп торырга тиеш. Чөнки тарихи аң иҗтимагый аңның төп өлеше. Хәзер бу эштә безнең хәлебез бик шәп түгел. 2002 елда депопуляцияга кергән милләтләр арасында безнең милләтебез бар. Без 0,7 процентка гына арткан идек.
Дамир Исхаков


Фаяз Хуҗин.
Бу китаптагы мәгълүматларны матбугатта яктырту турында Римзил әфәнде дөрес фикер әйтте. Заманында мин “Азатлык” радиосында көн саен Надир Дәүләтнең китабын тыңлый идем. Нигә шушы традицияне яңартмаска? Көн саен 3-5 минутлык өзекләр бирергә була.

Кирпеч калынлыгы дәреслекләрне гади халык укый алмый. Популяр дәреслекләрне безгә халыкка җиткерегә кирәктер. Матбугат активрак эшләсә иде.

Римзил Вәли.
Шулай итеп милли тарихны фәнни яктан да, педагогика тарафыннан да, мәгълүмат чараларында яктырту ягыннан да җентекләбрәк өйрәнү вакыты җиткән. Хәзер инде XVII гасыр ахырына кадәр тарих калын фәнни басмаларда да дәреслектә дә чагылдырылган. Ә аннан соңгы XVIII-XX гасыр тарихы турында аерым чыганаклардан белеп була. Шуңа күрә тарихчыларның берләшүе ачыктан-ачык фикер алышуы кирәк.
XS
SM
MD
LG