Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 17:33

Бакыев якыннарын тапкан кешегә 100 мең доллар түләнәчәк


Кыргызстанда вакытлыча хөкүмәт Корманбәк Бакыевның улы Максим Бакиев, бертуганы Җаныбәк, Әхмәтбәк һәм Каныбәк Бакыев белән бергә кайбер югары дәрәҗәле җитәкчеләрне кулга алу турында карар чыгарды.

Кыргызстанның вакытлыча хөкүмәте Бакыев тирәсендәге кешеләрнең кайда булуы турында мәгълүмат биргән кешегә 20 меңнән алып 100 мең долларга кадәр акча бүләк итәргә вәгъдә итә. Төрле гаепләүләр белдерелгән Бакыевка якын рәсмиләрнең саны 12 кеше дип белдерелде.

Алар арасында Бакиевның бертуганнарыннан кала, иминлек эшләренә караган Җамыбәк Бакыев, элекке премьер Данияр Үсәнов һәм Бакыевның кече улы Максим Бакыев бар. Максим Бакыев кичә коррупция кылуда гаепләнгән иде.

Кыргызстанда 7 апрельдә милиция белән оппозиция тарафдарлары арасында чыккан бәрелештә 85 кеше һәлак булган иде. Кагылгысызлык статусы бетерелгән Корманбәк Бакыев 85 кешенең үлемендә гаепләнгән иде.

XS
SM
MD
LG