Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үтерелде дип белдерелгән талибан башлыгы интернетта пәйда булды


АКШ һөҗүмнәре вакытында "үлде" дип белдерелгән Пакстандагы талибан хәрәкәте җитәкчесе Хакимулла Мәсудның интернетта яңа видео язмасы дөнья күрде.

Талибан тарафлы дип исәпләнгән бер интернет сәхифәсенә куелган видео язмада Мәсуд, АКШка янаулар ташлый һәм якын арада Американың зур бер шәһәрендә тавыш куптарачак чаралар күрәчәген белдерә.

Мәсуд шимбә кич Нью-Йоркта табылган шартлаткыч төялгән машинаның бу чарада кулланылырга тиеш иде дип тә өстәде.

Британиянең The Guardian газеты узган атна күзләү идарәсеннән югары бер рәсминең сүзләренә таянып, Мәсудның әле исән булуын хәбәр иткән иде.
XS
SM
MD
LG