Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда икенче фатир алырга теләгән кешенең соңгы чарасы "аерылышу"


22 миллионнан артык кеше яшәгән Кытай башкаласы Пекинда көннән көн арткан фатир бәяләрен туктату максатында хөкүмәт күргән соңгы чаралар халыкны төрле юлларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр итә. Кытай хөкүмәтенең "бер гаиләгә бер генә өй" карары кешеләрне йә аерылышуга яисә туйларын кичектереп торырга этәрә.

Кытайның "Икътисади хәбәрләр" газеты хәбәренә караганда, бик тиз арткан фатир бәяләрен контроль астына алырга теләгән үзәк хакимият 15 апрельдән башлап икенче фатир сатып алыpга теләгән кешеләргә карата "бер гаилә бер генә өй сатып ала" дигән шарт куйды.

Хөкүмәт шулай ук банк кредитлары белән бердән күбрәк өй сатып алырга теләгән кешеләргә шартларны кырыслатты. Үзәк хакимият торак проблемасын чишү максатында эш хакы аз булганнарга яңа тораклар төзү өчен 2010 елда 9 миллиард доллар акча бүлеп бирде.

Соңгы карарлар белән Пекинда фатир сатышларының 45%га кимүе белдерелә.

Пекинда уртача бер фатирның квадрат метры 4 мең доллар тирәсе тора. Кытайда уртача эш хакы алган бер кешенең ике бүлмәле фатир сатып алу өчен 20-30 еллык кеременә тиң.
XS
SM
MD
LG