Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грецияне бөлгенлектән коткару өчен 110 миллиард евро биреләчәк


Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды İMF икътисади кыенлыклар кичергән Грециягә 110 миллиард евро ярдәм бирергә ризалашты.

Бу акчаның 80 миллиардын Европа Берлеге калганын исә Халыкара валюта фонды бирәчәк.

Греция хакимияте исә бу ярдәмнәр бәрабәренә ил эчендә икътисади чаралар күрергә вәгъдә итә. Хөкүмәтнең әлеге карары бу атнада ачыкланачак. Ләкин халык икътисади чараларның йогынтысы гади халыкка булачагын алга сөрә һәм моңа зур ризасызлык белдерә.

Европа комиссиясе башлыгы Жозе Мануэл Бороссo Грек хөкүмәте вәгъдә иткән икътисади чараларны яклавын белдерде.
XS
SM
MD
LG