Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:10

Ислам Кәримов күршеләренең су сәясәтен тәнкыйть итә


Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов күрше илләрнең су сәясәтен тәнкыйть итте. Ул Азия тәрәккыят банкы җитәкчелегендәге Ташкенттa узган икътисади җыенда чыгыш ясап, "күрше илләр алып барган су проектлaры өчен үзләре җаваплы, шулай ук аның нәтиҗәләре өчен дә", дип белдерде.

Аның сүзләренә караганда, күрше илләр моның экологиягә зыяны турында уйламый.

Үзбәкстанга күрше ил Таҗикстанның электр энергиясе максатында су юлын ябу планы Үзбәкстанда ризасызлык тудыра.

Үзбәкстан бу план иң зур керем китергән мамык аланнарын коры калдырачак дип борчыла.

XS
SM
MD
LG