Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 07:41

АКШ президенты Барак Обама Мексика култыгында таралучы нефть тирә-юнь мохитка моңарчы күрелмәгән зыян китерә ала, дип белдерде. Обама бу каза өчен җаваплылыкны Британиянең BP ширкәтенә йөкләде һәм тазарту чыгымнарын да ул капларга тиеш, диде.

Мексика култыгында таралучы нефть табыннан иң зур зыян Луизиана штатына килер дип көтелә. Якшәмбедә Барак Обама бу штатка килеп, американ хөкүмәте казадан килгән зыянны киметү өчен кулыннан килгәнен эшләячәк, дип ышандырды.

Берүк вакытта Обама бу каза өчен Британиянең Бритиш Петролиум ширкәте җаваплы, шуңа күрә тирә мохитны чистарту өчен ул түләргә тиеш диде.

“Бу каза өчен BP гаепле, чыгымнарны да ул капларга тиеш. Американ президенты буларак мин бу казадан килгән зыянны киметү өчен кулдан килгәнен эшләячәкмен. Вакыт җиткәч тикшерүчеләр казаның сәбәпләрен ачыклар. Хәзер без бар көчебезне нефтьнең агып чыгуын туктатуга юнәлтергә тиеш.”

20 апрель көнне BP ширкәтенең Мексика култыгында урнашкан Horizon исемле нефть чыгару җайланмасында шартлау нәтиҗәсендә 11 эшче һәлак булды. Ике көннән җайланма суга батты. Җир астындагы үткәргечләр җимерелү нәтиҗәсендә зур күләмдә нефть суга ага башлады. Көненә 5 мең барель чамасы дип исәпләнә.

Көчле җил һәм су агымы берьяктан су өстен тазарту эшләрен авырайта, икенче яктан, су өстендәге нефть табын Луизиана ярларына таба куа. Өч көн эчендә бу тапның зурлыгы 200 чакрымга җиткән.

Обама Луизианага килгән көнне нефть табына ярга килеп җитү өчен ни бары 14 чакырым калган иде. Американ президенты нефть табы Мексика култыгы ярларына, анда яшәүче меңләгән американга зур зыян китерә ала, диде.

Британиянең BP ширкәте бу казада гаебен таныды һәм урынлы дәгъваларны кабул итәчәген әйтте. Ширкәтнең җитәкчеләре нефтьнең суга таралуын бер атна эчендә туктатырга вәгъдә итә. Моның өчен алар су төбендә өстәмә тишекләр тишмәкче, нефть базының авызын томалап куярга җыена.

Ләкин Кушма Штатларның эчке эшләр министры Кен Салазар фикеренчә, бу эшләр кимендә өч айга сузылырга мөмкин:

“Бу бик җитди вазгыять. Мәсьәләне хәл итү, океан төбендә биш чакрым тирәнлектә тишекләр тишеп чыгу өчен 90 көнләп вакыт кирәк. Бу вакыт эчендә тагы да күбрәк нефть таралырга мөмкин.”

Луизиана губернаторы Бобби Джиндал үз штатында гадәттәнтыш хәл игълан итте. Аның фикеренчә, бу нефть казасы 2005 ел Катрина туфаныннан соң әле мантып та бетмәгән Луизиана штатында тормышны авыр хәлгә куя ала.

Луизиана штаты балыкчылык төбәге санала. Бу штатның яр буйлары балык, кысла һәм башка төрле диңгез шәйләренең үрчү урыны. Балыкчылык сәнәгате штатка миллиардлаган доллар керем китерә. Нефть табы яр буена килеп җитсә, бу кәсепкә зур зыян киләргә мөмкин.

Луизиананың күрше штатлары, Миссисипи, Алабама, Флорида штатлары шулай ук гадәттәнтыш хәл игълан иткән дип хәбәр ителә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG