Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан халыклары Универсиадага әзерләнә. Әлегә сувенирлары белән


Республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре 2013 елда Казанда үтәчәк Универсиада вакытында Татарстанның күп халыкларның уртак йорты икәнен күрсәтергә кирәклекне искәртә. Шул ук вакытта татарлыкка да басым ясау турында сүз алып барыла.

Татарстан халыклары Ассамблеясенә кергән милләтләрнең милли-мәдәни оешмалары “Универсиаданы әзерләүдә һәм үткәрүдә милли-мәдәни мохтарият яшьләренең урыны” дигән темага түгәрәк өстәл сөйләшүе оештырды. Төп фикер алышуда яшьләр катнашты.

Сөйләшүгә рәсмиләр дә килде

Яшьләр катнашлыгында узган түгәрәк өстәл сөйләшүенә Универсиаданы оештыру комитетыннан, яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык, шулай ук экология министрлыкларыннан да вәкилләр килде.

Сөйләшүдә үзбәк, таҗик, казак, гарәп, грузин, грек, азәрбәйҗаннарның милли-мәдәни оешмаларының яшьләр канатлары җитәкчеләре катнашты.

Волонтерлар дуңгыз ите ашамый

Гарәп студентлары һәм аспирантлары берлеге Универсиада вакытында спортчылар, туристлар өчен хәләл ризык әзерләнергә тиеш дип белдерде. Универсиаданы оештыру комитеты вәкилләре дә гарәпләрнең бу мәсьәләне дөрес күтәрүен әйтеп китте. Спортчылар, волонтерлар әлеге кыенлык белән Универсиада үткән башка җирләрдә очрашкан инде. Нәтиҗәдә, волонтерларның яртысының дуңгыз ите ашамаганлыгы ачыкланган.

Татарстан - күпмилләтле дәүләт

Таҗик оешмасының яшьләр канаты җитәкчесе Шерафкан Бадалов Универсиадага төрле милләтләрнең бергә төшкән рәсемен сувенирларда да кулланырга тәкъдим итте.

Бүген исә Татарстан халыклары Ассамблеясендә 34 халыкның милли-мәдәни оешмасы бар. Димәк, 34 кешенең милли киемнәрен киеп төшкән фотосын сувенирларда гына түгел, Универсиада корылмаларында да күрсәтү кирәклеге әйтелде.

“Бу рәсем Татарстанның күпмилләтле дәүләт икәнен күрсәтеп торачак”, диде Бадалов.

Шулай ук татар түбәтәенә башка халыкларның милли орнаментларын урнатыштырып, интернациональ түбәтәй әзерләү фикере дә яңгырады.

Студент отрядларын торгызырга кирәк

“Универсиаданы әзерләүдә һәм үткәрүдә милли-мәдәни мохтарият яшьләренең урыны” дигән темага үткән сөйләшүдә үзбәк яшьләре студент отрядларын торгызу фикерен әйтте.

Төрле милләт вәкилләреннән торган бу отряд Универсиада корылмаларын төзүдә, чит ил кунакларын каршы алуда, аларны шәһәр белән таныштыруда ярдәм итә ала, диде алар.

Казанда милли йортлар салынырмы?

Азәрбәрйҗан яшьләре Универсиадага кадәр Казанда “Халыклар дуслыгы мәйданы” булдырып, анда төрле милләт оешмаларының агачларын утырту тәкъдиме белән чыкты.

Әмма әлеге фикер инде 2005 елда – Казанның 1000 еллыгы алдыннан ук әйтелгән була. Төрле милләтләрнең йортларын төзеп, милли авыл торгызу хыялы да була. Әмма бу хыял булып кына кала.

Шулай да экология министры вәкилләре “Халыклар дуслыгы мәйданын” булдыру фикерен хуплап каршылады. Ә менә Универсиаданы оештыру комитеты җитәкчелеге тәкъдимнәрне уңай бәяләсә дә, волонтенрлар әзерләү, студентлар отрядлары оештыру эше күптән алып барыла дип белдерде.
XS
SM
MD
LG