Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йоркта шартлаткыч төялгән машинаның хуҗасы табылды


Нью Йорктагы Таймс мәйданына ташланган шартлаткыч төялгән машинаның хуҗасы кулга алынды. Ләкин террор хәрәкәте артында кемнең торуы әлеге мәгълүм түгел.

Эчендә шартлаткыч әйберләр табылган машинаның хуҗасы чыгышы белән Пакстаннан булган бер Американ ватандашы булуы ачыкланды.

Ул Нью-Йоркның Кеннеди һава аланыннан Дубайга очарга теләгән вакытта кулга алынды. Баш прокурор вакыйганы тикшерү эшенең әле дәвам итүен белдерде.

Шимбә көнне Таймс мәйданына якын бер җирдә ташланган машинадан томан чыгуын сизгән полициянең шунда ук чаралар күрүе зур фаҗигане туктаткан иде.

Машина эченнән пропан һәм ягулык тутырылган саклагычлар, 2 сәгать механизмы, батареялар һәм башка җиһазлар табылган иде.

Вакыйгадан соң гыйнвар аенда үтерелүе алга сөрелгән Пакстандагы талибан җитәкчесе Хакимулла Мәсудның интернетта веидосы пәйдә булды. Ул анда вакыйгада җаваплыкны үз өстенә ала. Нью-Йорк полициясе исә талибан җитәкчесенең бу сүзләрен хак булуын ыспатлыячак җитәрлек дәлил булмавын әйтте.
XS
SM
MD
LG