Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан яшь Такташлар эзли


Казанда татар әдәбиятына киләчәк яшь каләм әһелләрен барлау максатыннан әдәби бәйгеләр оештырылып тора. Апрель ахырында Казанда тагын бер конкурска - “Илһамлы каләм” әдәби әсәрләр бәйгесенә йомгак ясалды.

“Илһамлы каләм” быел икенче тапкыр уздырылды. Моңа кадәр яшь каләм ияләренең әсәрләрен “Идел” яшьләр үзәге оештыра торган “Иделем акчарлагы” бәйгесендә бәялиләр һәм анда күпчелек студентлар катнаша иде. “Илһамлы каләм” бәйгесе 9-11 сыйныф укучылары арасында үтә.

Бу бәйгене Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты Татарстан Язучылар берлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты белән берлектә оештыра.

Беренче тапкыр анда Татарстанда яшәүче 189 укучы катнашкан. Быел бәйгенең географиясе киңәйгән: анда Татарстан районнарыннан тыш, Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан, Мәскәү, Самара, Пенза, Саратов, Ульян, Оренбур, Пермь, Киров өлкәләреннән дә иҗат эшләре килгән. Барлыгы 222 укучы катнашкан. Икенче турга 112 укучы узган.

Аларның эшләрен жюри әгъзалары – Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, филология фәннәре докторлары, профессорлар Фоат Галимуллин, Эльвира Галиева, Ф. Хатыйпов, филология фәннәре кандидатлары Ф. Хәсәнова, Рамил Ханнанов тикшергән. “Бәйгедә катнашкан әсәрләрдә наркомания, эчкечелек, үз-үзенә кул салучылар темасы азайган. Бу шатлыклы күренеш. Текстта грамматик һәм фактик хаталар булуы гына борчый”, ди жюри әгъзалары.

Җиңүчеләр шактый булды. Чәчмә әсәр буенча беренче урынны Теләче районының Алан мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Ләйлә Гатауллина, шигърият буенча Аксубай районы Иске Кыязлы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алнур Камалова, драма әсәрләре буенча Арча районы Яңа Кишет мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Чулпан Гобәйдуллина алды. Публицистикада Чаллыдан 78нче лицейның 11 сыйныф укучысы Ленар Закиров җиңүче булды. Төп бүләк – Гран-при Яңа Чишмә районы Ерыклы мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Сөмбел Гайфетдиновага бирелде.

Болардан тыш “Иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек”, “Авторның үз стилен чагылдырган әсәр”, “Композицион осталык” һәм “Сюжет һәм хикәяләү үзенчәлекләре” өчен дә бүләкләр бирелде.

Беренче урыннарны алганнар арасында чит төбәкләрдән килүчеләр булмады. Башкортстанның Балтач районыннан 11 сыйныф укучысы Илнур Вәлиев чәчмә әсәр буенча өченче урын алды. Башкортстанның Ярмәкәй районыннан, Пенза, Киров өлкәләреннән килгән өч укучы “Композицион осталык” һәм “Иҗади зәвык һәм сәнгатьлелек” номинациясендә бүләкләр алды.

Бәйгедә җиңгән укучыларга Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында белем алу мөмкинлеге дә бирелә. Бу турыда гуманитар-педагогика университетының ректоры, жюри рәисе Рәдиф Җамалетдинов сөйләде: “Йомгаклау турына 112 бала килгән иде, аларның 32се Русиянең башка төбәкләреннән.

ТДГПУ ректоры Рәдиф Җамалетдинов
Безне шунысы куандырды: бәйгегә тәкъдим ителгән әсәрләр үзенчәлекле, һәркайсының үзенең язу стиле бар, бер-берсеннән аерыла. Иң яхшы дип табылган әсәрләр безнең университет студентларының иҗатын туплаган “Илһам канатында” дигән җыентыкка кертелә. Ике җыентык басылды инде. Беренче җыентыкны университет укытучылары әзерләгән булса, икенчесе Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиевнең кереш сүзе белән басылып чыкты.

Бәйгедә җиңгән балалар безнең уку йортына укырга керәләр. Бездә “Илһам” әдәби иҗат берләшмәсе эшләп килә, алар шунда тагын да каләм чарлаячаклар”, диде университет башлыгы.

Тантанада Бөтендөнья татарлар конгрессының Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров та чит төбәкләрдән килгән укучыларны Казан югары уку йортларына чакырды. “Быел татар балаларын тагын да күбрәк чакырырга мөмкинлек бар, Универсиада авылында төзелгән торакларны быел көзгә тапшыру планлаштырыла, алар буш тормаячак, читтән укырга килгән студентларны шунда урнаштырачакбыз”, диде ул.

Казан элек-электән татар мәдәниятенең мәркәзе саналды. Монда Казан артыннан гына түгел, Русиянең төрле почмакларыннан талантлар килеп татар сәнгатен баетып, тулыландырып торды. Чит төбәкләрдә туып-үскән Заһир һәм Муса Бигиевлар, Галимҗан Ибраһимов, Сәгыйть Рәмиев, Дәрдемәнд, Һади Такташ, Муса Җәлил, Фатих Кәрим кебек шәхесләр татар әдәбиятына зур өлеш кертте.

Соңгы елларда җыр сәнгате генә чит төбәкләрдән килгән тавышлар белән баеды. Әдәбият юлында беркадәр тынлык урнашкан иде. Читтән килеп әдәбиятта, шагыйрь сүзе белән әйтсәк, ат уйнатучылар юк диярлек. Башкортстаннан Казанга күчеп килгән Марат Кәбировны гына санарга була. Бәлки бу бәйгедә җиңгән укучылар киләчәктә татар әдәбиятының яңа Такташлары, Җәлилләре булыр?
XS
SM
MD
LG