Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мексика култыгындагы табигать фаҗигасе BPне уңайсыз хәлдә калдыра


Мексика култыгында 20 апрельдә булган казадан соң нефтьнең диңгезгә таралуы Британиянең Бритиш Петролиум ширкәтен кыен хәлдә калдыра.

Британия газетлары АКШ идарәсенең табигать фаҗигасен туктату өчен BPгә басымнарны арттыруын, моның ширкәт өчен 15 миллиард долларга төшәчәген язды.

BP ширкәте нефтьне чистарту өчен барлык чараларның күрелүен белдерә. Ширкәт каза нәтиҗәсендә җимерелгән платформаны яңадан нефть ятмасына урнаштыру өчен бетон-металдан эшләнгән махсус конструкция әзерли. Ширкәт рәсмиләре бу төзелеш белән нефть таралуын туктатырга өметләнә.

BP ширкәте карамагындагы нефть эзләү платформacында 20 апрельдә булган шартлауда 10 кеше һәлак булган иде.
XS
SM
MD
LG