Accessibility links

АКШ үзендәге атом албашлары санын дөньяга ачыклады


АКШ тарихында беренче тапкыр үзе ия булган атом албашлары санын халыкара җәмәгатьчeлеккә ачып бирде. Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, АКШның 5113 атом албашы бар. Әлеге мәгълүматка караганда, иң күп атом албашына АКШ 1967 елда ия була, ул чакта бу сан 31225 була.

Вашингтон "салкын сугыш" вакытында атом албашлары санын 84% арттырган, Берлин дивары җимерелү белән бу сан 75%-ка киметелгән.

Гадәттә бу төр мәгълүматлар ачып бирелми. Ләкин дәүләт секретаре Һиллари Клинтон, халыкара ышaнучанлыкны ныгыту максатында, нәрсәгә ия булуын күрсәтү Американ милли иминлек мәнфәгатьләренә хилафлык китерми, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG