Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Надыйров: "Сугыш еллары минем өчен авыр эш, ачлык һәм тальян моңы”


Азат Надыйров
Азат Надыйров

Әлбәттә, сугыш кырындагы мәхшәрне берни белән дә чагыштырып булмый. Ләкин сугыштан читтә барган тормыш үзе бер фронт икәнен истә тотыйк. 9-14 яшьлек малайлар әтисез ничек көн күргәннәр соң? 77 яшьлек Азат Надыйров хатирәләре белән уртаклаша.

"Авыр сугыш еллары үзем исән чакта истән чыкмас. Бүген аның авырлыклары гына түгел, шул кыенлыкларны җиңеп чыгулары истә калган. Нәкъ шул сыйфатлар гомерлеккә илһам, дәрт бирде.

Сугыш башланганда мин икенче сыйныфка күчкән идем. Укытучы әткәйне 42нче елда сугышка алдылар. Әнкәй, мин, 12 яшьлек апам, дүрт яшьлек һәм бер яшьлек сеңелләрем, олы апамның ике яшьлек чирле баласы өелеп зур хәсрәтле тормышны башлап җибәрдек. Авыл ирләрсез калды. Күбесе кире кайтмады. Уңган, булдыклы әнкәй югалып калмады. Сугыш еллары “уф алла” арбасы белән мәңге хәтердә. Урманнан утын, кырдан печән ташыдык. Безне бәрәңге белән сөт исән калдырды. Әрәмәдәге җиләк, балтырган, кузгалак, какы витаминны алмаштырды.

Бишебезгә карточка белән көненә бер ипи бирәләр иде. Күңелдә бер генә уй яшәде. Кайчан туйганчы ипи ашарбыз икән дип көннәр үтте. Көз җиткәч, бозау суйгач, бәрәңге алгач ачлык басылып тора иде.

Мәктәптә тырышып укыдым. Дәфтәрләр җитми, газет читләренә язарга туры килде. Караны керосин лампа пыяласындагы корымнан ясый идем. Мәктәп мичләрен ягар өчен утынны урманнан үзебез ташыдык.

Октябрь ахырында кар яугач урак, пычаклар белән калган гомбагарны ура идек. Шул вакытта һәммәбезгә зур-зур ипи телемнәрен биргәннәре бүген дә күз алдымда. Бу мизгел туйганчы ипи ашау белән истә калган.

Күмәк хуҗалык кырларында әнкәй белән молотилкада да эшләдем, салам эскертләрен дә өйдем.
Ындыр табагында эшләүче хатын-кызлар кесәләренә бөртек алып кайта алмыйлар иде. Шулай бер хатынны зинданга да озаттылар.

Тагын бер хәтердә калган мизгел бар Яз. Ташу. Халык боз акканны карый. Сугыштан кайткан аяксыз ир гармун тарта. Өздереп татар көен суза. Тирән моңсулык үзенә бер дәрт уята.

Түр башындагы кара тәлинкә шомлы хәбәрләр генә бирми иде. Бетховен, Чайковский, Рәшит Ваһапов, Гөлсем Сөләймановаларны яңгыратты. Арып-талып мендәргә аугач, кинәт төнге урам буйлап өздереп гармун уйнаулары җанны изрәтә иде. Шул аһәңнәр мине мәңге татар итте.

Сугыш елларындагы истә калганнар ике кисәктән торгандай минем өчен. Берсе - аның авыр эш һәм ачлык, икенчесе - тальян моңы.

Фашизмны җиңеп кайттылар. Зур шатлык - әти кайтты! Яраланып ике туган Заһит абый кайтты. Бәхетле очрашу уңае белән тагын гармун уйнау!

Татар халкы ничек инде шул моңны югалтырга тиеш соң? Ничек инде шул туган телебезне югалтырга? Яу кырларында ватаныбыз Русия өчен гомерләрен калдырдылар, алар телебез өчен дә", дип искә алды сугыш елларын Азат Надыйров.
XS
SM
MD
LG