Accessibility links

Грециядә халык янә протестка чыкты


Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды тәэмин иткән акча белән бөлгенлеккә төшүдән котылган Грециянең, шартларга тугры калу өчен ил эчендә икътисади реформалар башкаруы зарур. Бу уңайдан Греция дәүләт чыгымнарын киметергә җыена.

Шулай итеп, армиягә аерылган акча һәм хәрби хезмәткәрләрнең эш хакы да кимиячәк дип фаразлана. Бу уңайдан бүген иртән башкала Афин урамнарында халык янә протест чараларына чыкты. Xөкүмәткә армия хезмәткәрләре ачулы иде.

Икътисади реформа планына иң күп дәүләт эшендә эшләгән халык ризасызлык белдерә. Сишәмбедән башлап ил буйлап мәктәп һәм хастәханәләрнең ашыгыч ярдәм бүлегеннән кала, барлык дәүләт оешмаларында халык 48 сәгать буена хезмәт итүне туктатты. Гомум эш туктатуга чәршәмбе көнне хосусый ширкәтләрдә эшләгән кешеләрдә катнашачак.

Белгечләр әлегә протест чараларына катнашучылар санының күп булмавын белдерә. Ләкин кисәтә: "Әгәр хөкүмәт күргән икътисади чаралар нәтиҗәсез калса, халык ризасызлыгын туктату җиңел булмаячак".

Греция премьер-министры Георгиос Папандреу кичә ил президенты Каролос Папулиасны халыкара яклау белән ирешелгән ярдәм программы белән таныштырды.

Президент Каролос Папулиас яңа икътисади чаралар гадел рәвештә башкарылса, ватандашлар реформаны үз итә башлаячак дип белдерде.
XS
SM
MD
LG