Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:59

Икенче дөнья сугышы ветераны Мөхәммәтхан Гарифуллин инде күп еллар фатирга чиратта тора икән, әмма һаман ветеранны торак белән тәэмин итә алмаганнар. Әмма ветеран өметен өзми. Бәйрәм алдыннан күңеле күтәренке.

Көннең нинди булуына карамастан, соңгы атналарда Ижау шәһәре үзәгендәге Мәңгелек ут мәйданында кешеләр саны кимеми. Без дә 84 яшен тутырып килүче Икенче дөнья сугышы ветераны Мөхәммәтхан Гарифуллин белән Мәңгелек ут янында очраштык. Ветеранның сәламәтлеге какшаган, биредә элеккеге еллардагы кебек еш булмый икән.

Хәзер зур дулкынлану кичереп, сугышчан дусларын искә алды. Шулай ук Удмуртиянең каһарман уллары-кызларының исемнәрен мәңгеләштергән такта янында да озак кына басып тордык.

Мәйданга классташлары белән килгән балалар уратып алды ветеранны. Сораулары күп аларның ветеранга. Ничә яшендә сугышка киткән, медальләре нинди сугышларда катнашуы өчен бирелгән, кайсы фронтта сугышкан, кайсы илләрне фашистлардан азат иткән...

Мөхәммәтхан ага Гарифуллинның Румыния, Чехия, Австрияне азат итүдә катнашуын, элемтә полкында хезмәт итүен, гомумән, һәр сүзен зур игътибар белән тыңлады укучылар.

17 яшьлек егетне 1943 елның көзендә армиягә алалар. Башта җәяүле сугышчылар курсларын үтә. Егетнең яхшы дәрәҗәдә укый-яза белүен ачыклагач, элемтә полкына күчерәләр. Мөхәммәтхан ага инде сугышка кадәр мәктәпне тәмамлап, берничә ел мәктәп директоры булып эшләргә дә өлгергән. 1945 елның гыйнварендә сугышка керә. Румыния, Венгрия, Австрия, Чехияне фашистлардан азат итүдә катнашкан ул.

Мәңгелек ут янында

Сугышчының бурычы – фронт белән Мәскәү арасында даими элемтә булдыру. “Без телефон линиясен сакладык. Өзелсә, тиз арада ялгарга кирәк иде. Бик авыр булды. Еш кына линиягә махсус җайланма белән керә дә алалар иделәр шымчылар. Алардан саклый идек элемтә юлын”, дип искә алды ветеран.

Җиңү хәбәрен ветеран Братислава шәһәрендә каршы алган. Сугыштан соң тагын биш ел хезмәт итәргә туры килгән Мөхәммәтхан ага Гарифуллинга. 1950 елда туган ягы Башкортстанга кайтып, югары белем алган. Мәктәптә укыткан, партия оешмасын җитәкләгән. Туры сүзле, дөреслекне яратучы шәхесне Башкортстанның Тәтешле районы җитәкчеләре эзәрлекли башлагач, Удмуртиягә күчеп килгән. Биредә дә кул кушырып утырмаган. Ижау каласының Индустриаль районы ветераннар оешмасында күп еллар эшләгән.

“Безнең ветеран оешмасында ул елларда 137 сугыш ветераны иде, бүген аларның саны инде унлап кына калды, күбесе эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерлар”, диде ул.

Ветеран Ижау шәһәренең Восточный поселыгында үз өендә гомер итә. Яше олы, 8 майда аңа 84 яшь тулачак, уңайлыклары булмаган – газ юк, су кертелмәгән - йортны тотуы бик кыен аңа.

Инде күп еллар фатирга чиратта тора икән, әмма һаман ветеранны торак белән тәэмин итә алмаганнар. Югыйсә, бу хакта Русия президенты карары катгый рәвештә бу мәсьәләне хәл итәргә өнди. Шуңа да ветеран өметен өзми. Бәйрәм алдыннан күңеле күтәренке.

XS
SM
MD
LG