Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мумбаи һөҗүмендә гаепле табылган пакстан кешесе төрмәгә хөкем ителә


2008 елдагы Мумбаи һөҗүмен оештыруда гаепләнгән пакыстанлы Аҗмал Касабның пәнҗешәмбе көнне төрмәгә хөкем ителәчәге ачыкланды. Аҗмал Касаб дүшәмбе көнне Мумбаида булган канлы террор һөҗүмендә катнашуда һәм илне сугышка этәрүдә гаепләнгән иде.

Прокурор террорчыны үлемгә хөкем итүне таләп итә. Шул сәбәптән, мәхкәмә эше пәнҗешәмбегә калдырылды.

2008 елда Мумбаида берничә җиргә булган һөҗүмдә 166 кеше һәлак булган, 300дән артык кеше яраланган иде. Касаб һөҗүмне оештырган 10 кеше арасында исән калган бердән-бер һөҗүмче. Аның Пакстандагы Ләшкәре Талиба сугышчы төркеменең әгъзасы булуы белдерелә.
XS
SM
MD
LG