Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:42

Нью-Йоркта шартлау оештыру ниятендә шикләнелүче кулга алынган


Таймс мәйданы, Nissan Pathfinder машинасы уң якта тора. Полициянең күзләү фотосы

Таймс мәйданы, Nissan Pathfinder машинасы уң якта тора. Полициянең күзләү фотосы

Таймс мәйданында шартлау оештыру ниятендә шикләнелүче кеше якын арада мәхкәмә алдына басачак. Чыгышы белән Пакстаннан булган американ ватандашы Дубайга китәргә җыенганда Нью-Йорк һава аланында кулга алынган.

Американ рәсмиләре әйтүенчә, бу кешенең исеме Фәйзал Шахзад, Пакстанда туган, американ ватандашы. Узган шимбә Нью-Йоркның Таймс мәйданында шартлаткыч тутырылган машина калдырып киткән. Баш прокурор Эрик Холдер сүзләренчә, гамәлгә ашкан булса, бу шартлау бик күп корбаннар китерәсе булган:

“Тикшерүләр әле дәвам итә, шул исәптән, мәгълүмат туплау эшләре. Берничә версия бар, ләкин шул ачык, бу террор гамәленең максаты американнарны үтерү булган.”

Мәгълүмат чаралары хәбәрләренә караганда, 30 яшьләрдәге бу кеше, Коннектикут штатында яши, күптән түгел биш ай Пакстанда булып кайткан. Өч атна элек машина сатып алган. Бензин, пропан газы һәм башка төрле шартлаткычлар тутырылган бу машина шимбә көнне Таймс мәйданында табылган.

Кеше күп йөри торган урында калдырылган Nissan Pathfinder машинасы янәшәдә сату итүче бер кешедә шик уяткан. Ул бу хакта полициягә хәбәр иткән. Полиция тирә якны шундук уратып алган. Белгечләр килеп машинада шартлаткыч тапкан.

FBI агенты Кимберли Мерц сүзләренчә, сишәмбе иртәсендә бу кешенең Коннектикут штатындагы өендә тентү үткәрелгән.

Ул арада Гарәп Әмирлекләре һава компаниясе Нью-Йорктан Дубайга барасы очкычтан барлыгы өч кеше төшерелгәнен хәбәр итте.

Нью-Йорк полициясе комиссары Рэй Келли бу эш артында берничә кеше тору ихтималын әйтте, ләкин өстәмә мәгълүмат бирмәде.

Баш прокурор Эрик Холдер бу эшнең берничә яклап тикшерелүен, шул исәптән, чит илләрдәге террор оешмалары турында мәгълүмат туплануын әйтте. Берүк вакытта ул американнарны уяу булырга чакырды:

Баш прокурор Эрик Холдер
“Таймс мәйданында торган машинаны шимбә көнне бер уяу ватандашыбыз күреп алган һәм хакимиятләргә хәбәр иткән. Берәр төрле шикле гамәл сизгән һәр американ бу турыда тиешле хокук саклау оешмаларына хәбәр итәргә тиеш.”

Якшәмбедә Пакстан Талибаны исемле төркем интернетта Нью-Йоркта барып чыкмаган террор гамәле өчен җаваплылыкны үз өстенә алган белдерү ясады. Төркем вәкилләре моны Әл-Каидәнең Гыйракта үтерелгән бер җитәкчесе өчен үч алу дип аңлата.

Әмма американ рәсмиләре дә, Пакстанның иминлек хезмәтләре дә бу белдерүне җитдигә алыр өчен әлегә бер дәлил дә юк дип белдерә. Әйткәндәй, Пакстан рәсмиләре бу эшне тикшерүдә Кушма Штатларга һәр төрле ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG