Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балкан: коммунист Титоны әле дә сагыналар


Коммунист җитәкче Иосип Броз Титоның үлеменә 4 май көнне - 30 ел булды. Шактый вакыт узуга карамастан элекке Югославия халкының күпчелеге аны әле дә сагынып искә ала. Тито XX гасырның иң серле һәм үзенчәлекле шәхесләренең берсе булган.

Коммунистлар партиясе җитәкчесе, президент дәрәҗәсенә ирешкән Иосип Броз Тито ил белән 40 елга якын идарә иткән. Һәм аның үлеменә 30, ә Югославиянең таркалуына якынча инде 20 ел дигәндә ул әле дә халык күңелендә ихтирамга лаек бер шәхес буларак истә калган.

Күпләр аны Икенче дөнья сугышы вакытында Югославиядә партизан хәрәкәтен булдырып, алманнарга каршы көрәштә җиңүен хәтерли. Әлеге вакыйгадан соң ул халык каһарманына әверелә.

Бердәмлеккә чакыра

Сугыштан соң маршал Тито монархияне бетереп, 6 республикадан торган федерация төзи. Хәзерге вакытта алар халыкка Сербия, Черногория, Хорватия, Словения, Македония, Босния һәм Герцеговины һәм Косово буларак таныш.

Үзенең барлык чыгышларында да ул милләтләрнең һәм диннәрнең бердәмлегенә аерым басым ясый.

“Без татулык һәм бердәмлек өчен бик күп кан түктек һәм аны эчтән какшатырга яки җимерергә беркемгә дә рөхсәт итмиячәкбез”, ди ул.


“Йомшак диктатор”

Ул чорда барлык коммунистик илләрне “үз авызына каратып торырга” теләгән Мәскәүдән бәйсез хәрәкәт иткән өчен Титоны Көнбатыш та хөрмәт итә. Советлар җитәкчесе Иосиф Сталин белән Тито арасында каршылык инде сугыш вакытында ук туган иде. Тора-бара ул арта гына. Чөнки Титоның социализм турындагы карашы советларныкыннан үзгә була.

Хәтта Тито җитәкчелек иткәндә сәяси яктан эзәрлекләнүчеләр дә аның дөнья тарихындагы тәэсирен югары бәяли.

Югославия коммунистлар партиясен демократияләштерергә чакырган өчен 1972 елны коммунистлар оешмасыннан куылган Латинка Перович шундыйларның берсе.

Ул хәзер Сербия тарихы белгече булып эшли. Һәм Титоны фашизм белән көрәшүче бөек шәхесләрнең берсе буларак хәтерлиячәкләрен әйтә.

“Тито ул дәһшәтле елларда – Икенче дөнья сугышы вакытында һәм 1948 елны тарихта үз эзен калдырган шәхес. Аның 1948-нче елны Сталин белән араны өзүе бик мөһим һәм ныклы адым иде. Ул көнчыгыш блокның идеологик һәм хәрби-сәяси монолитын җимерде. Бу Югославия өчен мөһим адым булды. Һәм соңрак әлеге ил таралды. Һәм дөньяга башка төрле йөзен ачты”, ди ул.

Перович шулай ук милләтара низаглар сәбәпле, тынычсыз төбәктә тотрыклылык булдырган һәм икътисади яктан артта калган Югославияне аграр һәм сәнәгать ягыннан үсешкә китергән Тито тарихка “йомшак диктатор” буларак та кереп калачагын әйтә.

Чыннан да Титоны хәтерләүчеләр, ул заманда Югославиядә түземлелек хөкем сөрүен әйтә. Босниянең көньягындагы Посителж шәһәре имамы Җамал Гадар башка илләрдән аермалы буларак Тито идарә вакытында Югославиядә дин иреклеге булуын сөйли

“Югославия гомер итү өчен иң яхшы ил иде. Мин бу хакта ачыктан-ачык әйтәм. Ә Тито дәүләтнең бөек җитәкчесе булды. Мин бик күп илләр буйлап сәфәрдә йөрдем. Әмма мондый ирекне бөтен җирдә дә табып булмады”, ди ул.

Халык онытмый

1991 елны, ягъни Тито үлеп 11 ел узганнан соң, үз бәйсезлекләре өчен сугышкан илләрнең Югославияне сагынуы бәхәсле, әлбәттә. Шуңа да карамастан күпләр ул хакимияткә килгәнче һәм аның үлеменнән соңгы чор белән чагыштырганда Тито идарә иткән вакытларны алтынга тиңли.

Ел саен 4 май аның үлемен искә алып элекке Югославиянең меңнәрчә халкы Титоның туган ягы булган Хорватиянең Кумровец авылына бара.

Хорватия һәм Босниядә элекке җитәкче тарихын саклау өчен дистәләрчә оешмалар төзелгән.

Словениядә яшьләр аның рәсеме төшкән футболкалар һәм түштамгаларда йөри. Ә Югославия таркалуын иң авыр кичергән Белградта меңнәрчә халык соңгы атналарда Тито төрбәсенә сәяхәт кыла.
XS
SM
MD
LG