Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 01:02

Яңа чикләүләр Иранны куркытмый


Иран президенты Мәхмүт Әхмәдиниҗат, халыкара җәмәгатьчелекнең Иранга буласы санкцияләр Иранны үз карарыннан ваз кичмәячәк, дип белдерде.

Атом кораллануны туктату килешүен яңадан карап чыгу максатында Нью-Йоркта уздырылган халыкара БМО конференциясендә катнашкан Иран башлыгы журналистларның сорауларына җавап бирде.

Иран җитәкчесе, үзләренә каршы булган санкцияләрне өнәмәвен һәм бу төр басымнарның Иранны куркытмавын белдерде.

Әхмәдиниҗат: "Хәзергәчә күрелгән каршы чаралар безнең карарларыбызны үзгәртә алмады, без баш тартмаячакбыз. Иран халкы АКШ һәм аңа беректәш илләрнең басымнарына чыдый aлырлык көчкә ия", дип әйтте.

Икенче яктан атом програмын туктату максатында Иранга булачак яңа санкцияләр турында БМО иминлек шурасында сөйләшүләр башланды. Алдыбыздагы берничә атнада бу хакта нәтиҗә булыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG