Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җиңүнең 65 еллыгына Сембердә аеруча киң колачлы әзерләнәләр


Бәлки моңа илбашы Медведевның “Бөек Ватан сугышын төрлечәрәк бәялиләр”, дигән сүзе дә тәэсир иткәндер. Бигрәк тә сугыш ветераннарына төрле яклап өстәлмә ташламалар, җиңеллекләр тудыру ягыннан.

Бу җәһәттән, “Татарстан-Яңа гасыр” каналы күрсәтүенчә, Татарстанда ветераннарны фатир белән тәэмин итү тырышлыклары кирәкмәгән сорауларга да сәбәп булып чыга. Сугышта шундый көчле дошманны җиңгән ветераннарыбыз нилектән соң 65 ел буе үзләрендә фатир алырга яки йорт салырга җегәрлек тапмаганнар? Ветераннар балалары бушлай фатирлар алганда, әтиләре сугыштан кайта алмаганга, атасыз – ятим үскән балаларга ничек фатирлы булырга? Югыйсә, болай да инде сугыштан исән кайткан ветераннарны күптән үк иркәләп килделәр.

Бүгенге заманага хас булмаган бер күренеш истән чыкмый гына бит. 1979 ел иде. Кибеттә дефицит җәймәләр саталар. Бер якта озын чиратта гади халык тора. Икенче яктан 10лап ветеран. Тегеләр унар мәртәбә чиратка басалар, ә гади халык чираты селкенми дә. Кибетләрдә келәмнәр юк – дефицит. Ә базарда ветераннар балалары чиратсыз алган келәмнәр белән сәүдә итәләр. Әлбәттә инде, күпкә кыйммәтрәк бәягә. Хәзер исә андый чүп-чар дефицит түгел. Ә менә фатирлар – чират белән. Ветераннар файдасына инде, әлбәттә.

Шул арада бәйрәм чаралары башланды да инде. Мәсәлән, Сембернең Татар мәдәни үзәгендә ветеран милләттәшләребез өчен зур чара узды. Элекке елларда өлкә үзәгендә яшәүчеләрне генә җыялар иде. Быел исә – өлкәнең барча районнарыннан да татар ветераннарын чакырдылар. Сыйлануны җирле үзешчәннәр әзерләгән концерт та бизәде. Татар мәдәни үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина :

"Олуг җиңү бәйрәме җитә. Шуның алдыннан ветераннарыбызга бүләк әзерләргә булдык. Өлкәнең 10 районыннан һәм өлкә үзәгеннән чакырдык. Алар үзләре чыгышлар ясадылар, сугыш еллары җырларын, вальсларын искә төшерделәр. Гармун көенә биеп тә алдылар. Кызганыч, аларның сафлары сирәгәя бара, без аларны һәрвакыт көтеп калабыз", диде ул.

Бу чарада, нигәдер,“Туган тел” оешмасы идарәсенең элекке актив әгъзасы Габделхәй ага Гомәрев күренмәде. Шунлыктан, өлкән яшьтәге кешенең хәл-әхвәлләрен белешеп чыгарга булдык. Башта инде иң борчыган мәсьәлә – сугыш ветераннарының фатир мәсьәләсендәге тыйнаксызлыгы турында аның фикерен сорарга туры килде. Ул болай дип җавап бирде:

"Мин үзем 34 ел буе армиядә хезмәт иттем. Кайткач, өч бүлмәле фатир бирделәр. Шунда 9 кеше яшәдек башта. Кайбер ветераннар өчәр, дүртәр фатир алып балаларын аздыралар. Минемчә, бу – дөрес түгел. Һәркем үзен фатир белән тәэмин итә алырга тиеш. Бушлай алу азгынлык тудыра бит ул. Татар милләтенә алай эшләргә ярамый. Коръән дә мондый гамәлләрне хупламый, чөнки комсызлык кебек килеп чыга. "Туган тел" оешмасы оештырган чара турында ишеттем. Ләкин чакыручы булмады. Шуның аркасында бара алмадым да", диде ул.

Кызганыч ки, андый ифрат та гадел кеше һәм милләт язмышын да кайгыртучы абруйлы шәхеснең андый чаралардан читтә калган. Монысы исә, татар мәдәни үзәге җитәкчелегенең игътибары җитеп бетмәве, дип уйлыйсы килә.
XS
SM
MD
LG