Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:00

Төрки илләрнең мәдәният министрлыкларын берләштергән ТЮРКСОЙ оешмасы 2011 елны бөек татар шагыйре Г.Тукай елы дип игълан итте. Оешманың хәзерге җитәкчесе Дүсән Касеинов “Азатлык” радиосына бүләк тапшырды.

Татарстанда хакимият алмашыну мәшәкатьләре белән ТЮРКСОЙ генераль секретаренең килүе игътибарсыз калды. Әмма төрки дәүләтләрнең мәдәният министрлыкларын берләштергән шушы халыкара оешма җитәкчесе Дүсән Касеинов берничә мөһим хәбәр дә алып килде.

ТЮРКСОЙ бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның төрки дөнья өчен әһәмиятен искә алып, аның 125 еллыгы уңаеннан 2011 елны – Тукай елы итеп игълан итте. Шул уңайдан, ТЮРКСОЙга кергән дәүләтләрдә һәм Русиядә дә татар шагыйренә багышланган күп санлы чаралар үткәрү каралган. Аларны оештыру турында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның ТЮРКСОЙ генераль секретаре Дүсән Касеинов белән очрашуда сүз барды.

2011 ел - Тукай елы

Мәсәлән, Тукай елында Төркия язучылар берлеге ярдәме белән төрки телле язучыларның очрашуын оештырырга тәкъдим ителә. Аннан соң Г.Тукайның төрки дөнья әдәбиятына булган тәэсире турындагы чыгышларны махсус җыентык итеп чыгару планлаштырыла.

Төрки дәүләтләрнең фоторәссамнары күргәзмәсе дә быел Г.Тукайга багышланачак. Г.Тукай әсәрләрен туплаган җыентык нәшер итү, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү, концертлар оештыру да 2011 ел планына кертелгән.

Шулай ук, ТЮРКСОЙга кергән төрки дәүләтләр Г.Тукайга багышланган “Шагыйрь мәхәббәте” операсын күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать иткән, дип яза агентлыклар. Хәзер операның һичьюгы концерт вариантын әзерләү мәсьәләсендә сөйләшүләр бара.

Тукайга багышланган чаралар инде башланып китте, дип әйтергә була. Быел Истанбулда 24-26 апрельдә Тукайның туган көнендә бәйрәм кичәсе булды. Ул Татарстанның Төркиядәге вәкилчелеге ярдәме белән оештырылды.

Шуның белән бергә, ТЮРКСОЙ башлыгы Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев белән очрашуда оешманың Болгар һәм Зөя утравы һәйкәлләрен торгызуда катнашырга вәгъдә бирде.

"Азатлык"ка бүләк

ТЮРКСОЙ оешмасы җитәкчесе бу килүендә Татарстан мәгълүмат чараларына истәлекле бүләкләр дә тапшырды. Алар арасында “Азатлык” радиосы да бар иде. Радиога төрки дөнья мәдәниятен танытуга керткән өлеше өчен халыкара оешманың дипломы бирелде.

ТЮРКСОЙ оешмасы инде күптәннән Татарстан белән хезмәттәшлек алып бара. Аның ярдәме белән Татарстан театрлары, сәнгатьчеләре төрле илләрдә гомум төрки мәдәниятне берләштергән чараларда чыгыш ясады.

Мәсәлән, күптән түгел генә Төркиядәге театр фестиваленә “Әкият” курчак театры барып кайтты, Татарстанның яшь артистлары Төркиядәге балалар бәйрәмендә катнашты.

ТЮРКСОЙ тарихы


ТЮРКСОЙны оештыру тәкъдиме беренче тапкыр 1992 елда Истанбулда 6 ил мәдәният министрлары очрашуында әйтелде. Бер елдан соң Казакъстанда оешманы оештыру турында килешү төзелде. Яңа берләшмәгә Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Төркия, Төркмәнстан һәм Үзбәкстан керде.

Соңыннан килешүгә Татарстан, Башкортстан һәм Русиянең башка төрки республикалары да кушылды.

Күптән түгел, ТЮРКСОЙ оешмасының Халыкара Төрки мәдәният оешмасы исемен алуы турында игълан ителде. Әлеге үзгәрешләр нәтиҗәсендә ул ЮНЕСКО һәм ИСЕСКО дәрәҗәсендә эш итә алачак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG