Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:07

Самар өлкәсендә елына ике җыр фестивале уздырыла. Берсе - зәмһәрир суыкларда Гали авылында, икенчесе – матур язларда Тольятти шәһәрендә, “Язлар моңы” дип атала. Татар милли хәрәкәтенең активисты Фәрһад Мәхмүтов Самардан бер төркем яшьләр белән фестивальдә катнашты һәм ул үз фикерләре белән уртаклашты.

Самардан дистәгә якын студент яшьләр катнашты. “Заман яшьләре” исемле төркем “Бөдрә таллар” җырын башкарды. Эстрада юнәлешендәге җыр белән Әлфия Кирасирова дипломга лаек булды. Албина Мәхмүтова икенче урынны алды. Ул Муса Җәлил сүзләренә язылган “Җырларым”ны башкарды. Нәфис сүз буенча номинация каралмавы фестивалнең кимчелеге дип уйларга була.

Фестивальдә олылар күбрәк идеме, әллә яшьләрме?

Күбрәк яшьләр катнашты.

Катнашучылар күп булган, тамашачылар ничек?

Зал тулы халык иде.

Бер өлкәдә ике фестиваль узуы күп түгелме?

Юнәлешләре буенча аерылырлар дип уйлыйм.

XS
SM
MD
LG