Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган сугышчылары дәүләт биналарына һөҗүм итә


Әфганстанның көньяк-көнбатышындагы Нимроз вилаятендә шартлаткыч һәм кораллар ташыган интиxарчылар хөкүмәт бинасына керде.

Нимроз вилаят башлыгы Голам Дастагир Азад полиция белән сугышчылар арасында чыккан бәрелештә коралланган интихарчыларның үтерелүен белдерде. Вилаять башлыгы бәрелешләр вакытында бер вилаят шурасы агъзасы белән 3 полициянен һәлак булуын әйтте.

Рәсми чыганаклар ике интихарчының вилаять бинасы алдында үзләрен шартлатуын белдерде.

Талибан Әфганстанның көньяк-көнбатышында әүзем чаралар алып бара.

Рәсмиләр белдерүенчә, сугышчылар төбәк мәҗлес бинасы һәм мәхкәмә бинасы белән бергә 5-6 бинага һөҗүм оештырган.

Күзәтүчеләр Әфганстанда соңгы вакытта сугышчыларның төрле җирләрдә һөҗүмнәр башлавын һәм бу һөҗүмнәрнең бик тиз тирә якка тарала башлавын белдерә. Бу ысул белән сугышчылар хаос тудырып, хакимиятнең идарәне югалта баруын күрсәтергә тырышуы фаразлана.
XS
SM
MD
LG