Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көл болыты сәбәпле бүген 300 очкыч сәфәре туктады


Шотландия һәм Төньяк Ириландиядә кайбер һава аланнары, көл болыты сәбәпле эшли алмый. Әлеге һава аланнарының эшләмәве сәбәпле, 300 очкыч сәфәренең кичектереләчәге белдерелде.

Һава сәфәрләренең иминлеген күзәткән Eurocontrol үзәге кичә 150 очкыч сәфәренең туктатылуын белдергән иде.

Теге яктан Грециядә ватандашларның эш туктату хәрәкәте сәбәпле, Греция һава аланнары очкыч сәфәрләренә ябылган, ил эчендә очышлар туктаган.
XS
SM
MD
LG