Accessibility links

Назарбаевка "милләт җитәкчесе" исемен бирү таләп ителә


Президент яклы Нор-отан партиясе депутатлары Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевка "Казакъстан ил башы" исемен бирү таләбе белән парламентка мөрәҗәгать итте.

Тәкъдимне җитәкләгән депутатлар "Милләт җитәкчесе" исемен бирү белән, аның конституция алдындагы позициясең ныгытырга телибез дип әйтте. Ягъни алар сүзләренчә, заманча Казакъстан дәүләтенә нигез салган президентны һәр төрле гамәленә каршы хөкүмнән азат ителергә тиеш.

Тәкъдимне ясаган депутатлар исеменнән чыгыш ясаган Амзабәк Җолсибәков, "Милли җитәкче" исемен кайтару мәсьәләсендә бәхәсләр дәвам итә иде. Без моның гамәлгә ашуы өчен аны парламентта карап чыгу кирәк", диде.

Тәкъдим 25 июньгә кадәр мәҗлестә каралыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG