Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:28

Таҗикстанда кесә телефоннарына каршы чаралар башланды


Таҗисктанда элемтә оешмалары рәсмиләре илдәге реклам такталарыннан кесә телефоннары рекламнарының aлып ташлануы турында зарлана.

Таҗикстанда алкаголь һәм тәмәке рекламнарын элү канунсыз булса да, кесә телефоннарын тыю карары юк.

Ләкин көтелмәгәндә реклеманарның алып ташлануы халыкны да шаккатырды.

Узган айда ил президенты Имамали Рәхман 7 миллион кеше яшәгән Таҗикстанда 6 миллион кесә телефоны номеры теркәлүен моннан тыш 500 мең интернет кулланучысы булуын әйткән иде.

Ил президенты ИмамАли Рәхман сүзләренә караганда, кесә телефоны ширкәтләре Таҗикстанда елына якынча 1 ярым миллиард доллар эшли. Һәм бу акчаның зур өлеше чит ил ширкәтләргә китә.

Моңа өстәп ил президенты Сәлaмәт министрына телевидение каналларында халыкка кесә телефонының зыяны турындагы аңлатма тапшырулар алып барырга чакырган.

Мәгълүм булганча, Таҗикстанда кeсә телефоннары элемтә мөмкинчелекләренең артуы белән әкренләп мәгълүмат алу чарасына әйләнеп бара иде.

XS
SM
MD
LG