Accessibility links

Генерал план расланды: Мәскәүне үзгәрешләр көтә


Мәскәү думасы чәршәмбе көнне шәһәрнең үсеш планын раслады. Аның нигезендә, Русия башкаласында шактый төзелешләр пәйдә булачак. Казанның үсеш планы нигезендә дә, калага күп үзгәрешләр кертү каралган. Әмма Казандагы кебек Мәскәүдә дә әлеге план барысын да канәгатьләндерми.

89 яшьлек София ханым Мәскәү үзәгендәге Чистые Прудыда яши. Бу шәһәрдә иң яхшы сакланган кварталларның берсе. Әмма фамилиясен әйтергә теләмәгән София ханым һәр җитәкче Мәскәү төзелешендә үз эзен калдырырга тырыша дип канәгатьсезлек белдерә.

София ханым кебек күп кенә мәскәүлеләр шәһәрнең 2025 елга кадәр билгеләнгән үсеш планы тарихи йортларның җимерелүенә һәм яңа төзелешләр арту сәбәпле, хәзерге инфраструктурага зыян килер дип борчыла.

Чөнки генерал план нигезендә, 15 ел дәвамында Мәскәүне төзелеш ташкыны көтә. Аерым алганда 5 миллион квадрат метрда иске корылмалар юк ителәчәк, ә 200 миллион квадрат метрда яңалары төзеләчәк.

Әлеге план тормышка ашса, Мәскәүдә яңа 2 миллионнан артык машина кую урыннар, 70 метрдан артык 50-ләп бина пәйдә булачак.

Ләкин төзекләндерүче Алексей Клименко сүзләренчә, бу план үсеш алучы каланың бернинди ихтыяҗларын канәгатьләндерми, ә бары тик архитектураның җимерелүенә генә китерәчәк.

“Хәзерге генерал план ул Мәскәүнең бетүе дигән сүз. Чөнки аның генерал план дип аталырга хокукы юк. Әлеге документ стратегик түгел, анда Мәскәүнең хәзерге кризистан чыгу юллары язылмаган”, ди ул.

Халык үз тәкъдимнәрен кертте

Әмма Мәскәү түрәләре шәһәр халкы белән шактый сөйләшүләр булды һәм аларга проектка үзгәрешләр кертү мөмкинлеге бирелде дип әйтә. Мәскәүнең баш архитекторы Александр Кузьмин сүзләренчә, хакимият меңнәрчә тәкъдимнәр алган.

Ләкин белгечләр, төзелешләр мэр Юрий Лужков теләгәнчә баруында шикләнми. Чөнки ул идарә иткән 20 елда төзелешләр нәкъ шулай дәвам итте.

Архитектор Григорий Ревзин мэрның бу өлкәгә тәэсире шактый булуны әйтә. “Бу бик үзенчәлекле очрак. Чөнки Брежнев, Хрущев, Сталин архитектурасы бар һәм хәзерге чорда Ельцин яки Путин түгел, ә нәкъ Лужков архитектурасы турында сөйлиләр. Беренче тапкыр мэр шундый әһәмиятле шәхес булып тора”, ди ул.

Лужков хатыны Елена Батуринаның шәһәрдә өре төзелешләр җитәкчесе, Русиянең иң бай һәм бердән-бер миллиардер хатын-кыз булуы күпләргә мәгълүм. Лужковны инде күп тапкырлар Батуринаны файдалы төзелешләр белән тәэмин итеп торуда гаепләделәр. Әмма ул моны кире кага.

Транспорт челтәре

Әлбәттә, 9 миллион кеше яшәгән Мәскәүдә бүген көрчеккә терәлгән проблемнар шактый. Бөкеләр шуларның берсе. Мисал өчен Нью-Йоркта җиңел машина сәгатенә 38 чакрым барса, Мәскәүдә бу 21 чакрым гына. Һәм Русия транспорт министрлыгы киләчәктә хәл катлауланачак гына дип әйтә. Чөнки 2015 елга Мәскәүдә машиналар саны ике тапкырга артып инде 8 миллионга җитәр дип фаразлана.

Генерал план машина кую урыннары һәм транспорт агымын көйләүне күздә тота дип әйтелә. Әмма транспорт өлкәсендәге белгеч Михаил Блинкин зур катлы йортлар салу мәсьәләне хәл итми дигән фикердә.

“Без совет заманындагы 5 катлы йортны сүтеп ташлыйбыз һәм аның урынына 30 катлы йорт төзибез, ди. Әмма аның янындагы шәхси яки җәмәмгатьчелек транспорты челтәре үзгәрешсез кала. Мин һәрвакыт 3 литрлы банкага 5 литр су салсаң, ул ташыячак дип әйтәм”, ди ул.

Казанда да машиналар ташкыны елдан-ел арта бар һәм бөкеләр Татарстан башкаласының да зур проблемасы булып тора. Әмма шәһәрнең үсеш планы нигезендә болар истә тотыла, ди Казан матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров.
XS
SM
MD
LG