Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 20:59

Җиңү бәйрәме якынлашкан саен урамнарда ветераннар “куера”. Башкаланың транспорт ширкәте ветераннарны бушлай хезмәтләндерә башлады. Республикада соңгы көннәрдә ветераннар катнашлыгында төрле чаралар уза.

Иң зур чараларның берсен Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты үткәрде. Анда икенче бөтендөнья сугышында катнашкан язучылар катнашты. Бүген язучылар берлеге әгъзасы булган нибары биш ветеран язучы исән. Очрашуда шуларның өче катнашты. Алар: Башкортстанның халык язучысы, драматург Нәҗиб Асанбай, филология фәннәре докторы, профессор, язучы Суфиян Поварисов һәм язучы Азат Магазов.

Шулай ук чарада тыл батыры, шагыйрь Әсхар Кәшфуллин белән публицист Әсхать Мингаҗетдиновлар да катнашты. Алар сугыш истәлекләре белән бүлеште, төп рухи азык буларак китапның кыйммәте турында сөйләде. Китап нәшрияты директоры Зөфәр Тимербулатов соңгы чорда ветеран язучыларның кырыкка якын китабы нәшер ителүен, шулай ук “Тыл батырлары” исемле ике дистә томлык чыгуын ирештерде.

Арытаба язучылар автограф белән китаплар таратты. Чара ахырында Башкортстан филармониясе җырчысы Айгиз Гыйззәтуллин ветераннарга “День Победы” һәм “Уралым” җырларын башкарды.

Якын араларда татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре дә ветеран милләттәшләр белән очрашу чарасы уздырырга җыена.

XS
SM
MD
LG