Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 09:00

Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге бер төркем сугыш ветераннарын кабул итте. Аларга вәкиллек Татарстан президентының котлавын җиткерде һәм бүләкләрен таратты, сый өстәле артында концерт программасы да күрсәтте.

Ул көнне вәкиллеккә 32 ветеран килгән иде, ә инде килә алмаган 28 ветеранга Татарстан президенты бүләкләрен һәм җиңүнең 65 еллыгына чыгарылган медальләрне өйләренә алып барып тапшырганнар.

Вәкиллектәге кунаклар арасында армия генералы Мәхмүт Гәрәев, генерал-полковник Рәсим Акчурин, Әфганстан сугышында катнашып, «Русия каһарманы» исеменә лаек булган Азнакай егете Ильяс Дауди, немец концлагерьларыннан качып китә алган, аннан соң яңадан армия сафларына кайткан, ләкин сугыштан соң биш ел Сталин гулагында гомерен әрәм иткән сугыш ветераны Фәридә Сәләхетдинова да бар иде.

Казанга, җиңү бәйрәменә Латвиядән һәм Кыргызстаннан юл тоткан милләттәшләребез дә поезд көткән арада кунаклар арасында булдылар, үзләренең язмышлары хакында сөйләделәр.

Татарстанның яңа билгеләнгән вәкил генерал Равил Әхмәтшин ул көнне хәрби киемнән иде. Ул барлык ветераннарга бүләкләрне үз кулы белән тапшырып чыкты һәм беренче сүзне армия генералы Мәхмүт Гәрәевка бирде.


Шаян сүзләргә, юморга бай булган Мәхмүт Гәрәев сүзен шаяртып башласа да, соңыннан сугыш тарихы нәтиҗәләрен бозып күрсәтүләр хакында сөйләде, бозып күрсәтүләр кем өчен файдалы һәм ни өчен шулай эшлиләр дигән сорауларга җавап бирергә тырышты. Ягъни Мәхмүт Гәрәев:

«Әгәр дә нәтиҗәләр сугыш беткән вакытта ничек кабул ителгән, шулай расланып барса, ягъни бу җиңүдә төп рольне Русия уйнаган дигән нәтиҗә расланса, Русиянең дөньякүләм статусы башка дәрәҗәдә булыр иде. Гитлер армиясе өчен бөтен Европаның сәнәгате эшләде, ләкин анда Гитлерга каршы, ул сугышка каршы бер генә дә забастовка да булмады. Күпме илнең армиясе Гитлер гаскәрләре сафында безгә каршы көрәште, ләкин алар ни өчендер Гитлер солдатлары булып саналмады, ә бит ул алай булырга тиеш түгел. Без үзебезнең илнең абруе һәм намусы сагында торырга тиеш», диде ул сүзен тәмамлап.

Сугыш вакытында дошман тылында күзләүдә эшләгән, аннан соң Германиядә концлагерьларда булган, ул фаҗигаларндан соң да Сталин концлагерларында утырган Мәскәү кызы Фәридә апаның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.

Фәридә ханым узган сугыш фажигаларын сөйләсә, гел кирәкмәгән сугыш каһарманы, Әфган сугышында катнашкан Ильяс Даудиның чыгышы да кызыклы гына. Ул әле Әфган сугышы вакытында ук Советлар Союзы каһарманы исеменә тәкъдим ителгән булган. Ләкин үзгәртеп кору заманнарында ул онытылып торган. Ә менә быел, февраль аенда Татарстан җитәкчеләренең кайгыртуы белән «Русия герое» дигән исем бирелә аңар.

Мәскәүдә күп төрле рестораннар хуҗасы булган Ильяс Дауди үзенең чыгышында: «Мине коммунистлар партиясенә 19 яшемдә Әфганстанда кабул иттеләр. Ул яшьтә теләсә кемне партиягә алмый иделәр. Мин моның белән горурланам. Мин үземне совет кешесе дип саныйм. Мин партия билетын минем өчен иң кадерле әйбер - Коръән белән бергә саклыйм. Минем әти ягыннан да, әни ягыннан да бабайларым сугышта катнашканнар, бер бабаем минем кебек сугыш кырларында аягын калдырып кайткан», диде.


Якын чит илләрдән килүчеләр дә үзләренең тормышлары турында сөйләделәр. Әйткәнебезчә, Кыргызстаннан ике милләттәш килгән иде бу бәйрәмгә. Аның берсе Тамбов якларында Тинешевка авылында туып үскән Сабир бабай Гафуров. Икенчесе тумышы белән Саба районыннан булган 12 яшендә фронтка качып киткән, полк улы булып сугыш беткәнче армиядә калган Әмир Бикиев. Сабир абый шофер булып эшләгән, хәзер инде пенсиядә. Кыргызстанда татарлар ничек яши дигәнгә ул болай диде:

«Без эш ярата торган халык. Безне кайда да хөрмәт итәләр. Элегрәк кнәз дип кенә йөртә иделәр. Без аларның революцияләренә йөрмибез. Безнең үзебезнең оешма бар. Кыргызстанда 31 мең татар яши, аралашабыз. Бер кызым, бер улым бар. Улым табиблыкка укыды, бүгенге көндә Америкада Нью-Йоркта яши», диде.

Ә инде Әмир әфәнде сугыштан соң ике югары уку йорты тәмамлавын, Ленинград, Алма-Ата. Бишкек шәһәрләрендә югары уку йортларында укытучы булып эшләвен сөйләде.

Алар күз яшьләре белән Ренат Ибраһимов, Наилә Фатехова, Рафаэль Арифуллин башкаруында татар җырларын тыңладылар. Илдар Сәләховның баянда оста уйнавына таң калдылар. Ул көнне рус җырлары да яңгырады. Армия генералы Мәхмүт Гәрәев башкарган җырны барысы да кул чабып каршылады.

Шулай итеп, Татарстанның Русиядәге вәкиллеге Мәскәүнең 60 татар сугыш ветеранына Татарстан исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырып, ветераннардан рәхмәт сүзләре ишетте.

Русия каһарманы Ильяс Даудины Равил Әхмәтшин котлый

XS
SM
MD
LG