Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 март 2017, Казан вакыты 23:25

Нигерия президенты вафат


Нигерия президенты 58 яшендә вафат булды. Президент Гомәр Яр-Адуанның үлү сәбәбе ачыкланмады. Ул йөрәк авыруы белән интегә иде һәм озак вакыттан бирле Согуд Гарәбстанда дәваланган булган.

Аның авыруы сәбәпле президентлык вазыйфалары февраль аенда вице-президентка тапшырылган иде.

Нигерия Африканың нефтькә бай, коррупция киң җәелгән иле. Кеше саны ягыннан Нигерия үз төбәгендә иң зурлардан санала.

XS
SM
MD
LG