Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әхмәтов: “Русия таркалырга мөмкин”


Русиянең киләчәге томанлы. 20 елдан соң ул узган гасыр башындагы хәлләрне кичерә ала. Шуңа да бу шау-шулы вакытларда, Татарстан үз кыйбласын билгеләргә тиеш, ди сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов.

Мондый фикергә ул, күптән түгел Казакъстан башкаласы Астанада узган “Евразия: мәдәниятләр һәм буыннар диалогы” форумыннан соң килгән. Биредә Әхмәтов Татарстан вәкиле буларак катнашкан.

Әлеге чарада төп мәсьәләләрнең берсе – алдагы 5-10 елга Русиянең киләчәген билгеләү иде, ди Әхмәтов. Аның фикеренчә, Русия җиде юл чатында тора. Ул Европа берлегенә карарга, Кытай белән якынаерга, яисә ислам илләре белән берлек төзергә мөмкин. Әмма бу юллардан атлар өчен Русия иң элек демократик ил булырга тиеш, ди белгеч.

“Татарстанга кайсы тарафка таба юнәлеп камилләшергә икәнен хәл итәргә кирәк. Русия үз-үзен яшәтергә сәләтлеме? Соңгы елларда илдә либерализм белән консерватизм юнәлешләре арасында көндәшлек көчәя бара. Консерватизм өстенлек итә. Русия җитәкчелегенең илне икътисади һәм сәяси яктан камилләштерергә кирәк дигәннәре буш сүз булып кала.

Русия алдында якын киләчәктә 20-нче гасыр башында булган кебек үк кризис булырга мөмкин. Әлегә ил Советлар берлеге моделе буенча үсеш ала. Әмма бу юл Русиянең җимерелүенә китерәчәк. Федераль үзәк ел саен төбәкләрдән күп кенә акча суыра. Сумлап алганны соңрак кире тиенләп кенә кайтарып, чыгымнарны каплавын күрсәтергә тырыша. Шул ук Универсиадага бирелгән акчалар да, Татарстаннан Русиягә киткән акчаларның бер өлешен генә каплый.

21 гасырның 20нче елларында Русия таркалса, Татарстанга инде бүген үк үз киләчәген кайгырта башлау мөһим. Русиядә озакка сузмыйча демократик үзгәрешләр ясарга кирәк. Илдә Дмитрий Медведев сәясәте алып барылса, бәлки демократия урнашыр да. Хакимият Владимир Путин кулында калса, Татарстанга Мәскәүдән читләшү юлларын эзли башларга кирәк”, ди Әхмәтов.

Астанада узган "Евразия: мәдәниятләр һәм буыннар диалогы" форумы
Белгеч демократиянең үрнәге итеп Казакъстанны атый. Аның сүзләренчә, бу илдә ирекле хезмәт урнашкан. Шуңа да аның үсеше Русиянекеннән бермә-бер аерыла. Татарстанга мондый мөмкинлек бирелсә, ул да үзе тапканын үзенә сарыф итеп, гөл кебек яшәр иде, ди Әхмәтов.

Белгеч сүзләренчә, Казакъстан белән Татарстанга бер-берсеннән өйрәнерлек әйберләр шактый. Һәрхәлдә ике арадагы хезмәттәшлек артса яхшырак булыр иде, ди ул.

Әхмәтов әйтүенчә, елдан-ел цивилизация һәм көч Көнбатыштан Шәрыкка күчеп бара. Шуңа да Астанада узган форумның әһәмияте зур, ди ул. Аның фикеренчә, 3 миллиард халкы, зур гына җире булган Евразиягә үз диалогын булдыру мөһим.

“21нче гасырның 20нче елларына дөньяда ике зур ил: Һиндстан белән Кытай үзара ярышачак. Көнбатыш илләре арттарак калачак”, ди Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG