Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грециядә яңа протест чаралары көтелә


Грециядә һөнәр берлекләре хөкүмәтнең икътисади реформалар планына ризасызлык уңаеннан яңа протест чаралары уздырырга чакыра.

Xөкүмәтнең реформа планы исә Греция парламентында каралачак. Греция президенты Каролос Папульяс илнең упкынга якынаюы турында кисәтеп, ил халкын һәм җитәкчеләрен җаваплык белән хәрәкәт итәргә чакырды.

Папульясның бу чыгышы кичә булган зур каршылык чараларында 3 кешенең һәлак булуы хәбәр ителгәннән соң яңгырады.

Илнең икътисад министры хөкүмәт реформаларының бөлгенлектән чыгу өчен бердән-бер чара булуына басым ясады.

Кичә булган каршылык чараларында күп санда бина һәм машина яндырылган иде.

Ягулык тутырылган шешәнең бер банкка атып яндырылуы белән 3 кеше тoманнан агуланып һәлак булды. Грециядә банк хезмәтләре бу вакыйгага протест белдереп бүген эшләрен туктатты.

Икенче яктан, Германия һәм Франция җитәкчеләре Греция хәленә калмас өчен евро зонада бюджет хисапларын тотканда игътибарлы булырга чакыра.
XS
SM
MD
LG