Accessibility links

Кайнар хәбәр

Джо Байден Европа парламентында чыгыш ясады


АКШ вице-президенты Джо Байден бүген Европа парламентында чыгыш ясады.

Джо Байден европалы рәсмиләр алдында ясаган чыгышында, АКШ белән Европа Берлеге бары тик уртак кыйммәтләргә генә ия түгел, безнең мәнфәгатьләр дә уртак, дип әйтте.

Байден ясаган чыгышында төрле халыкара проблемаларга да тукталды.

Иранның атом программасы турындагы бәхәсләр хакында исә ул: "Иран атом программаның тәрәккыяте Иран халкын һәм күрше илләрне куркыныч астына куячак", дип кисәтте.

Ләкин ул, АКШ беренче тапкыр Иран җитәкчеләре белән уртак тел табарга тырыша, дип әйтте.

Джо Байден Европа сәфәре кысаларында Европа Берлеге һәм НАТО башлыклары белән дә очрашачак.
XS
SM
MD
LG