Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция халкы “каешны кысу”га риза түгел


Грециядә меңнәрчә халык катнашкан протест чараларына карамастан, ил хөкүмәте дәүләт чыгымнарын киметү планын тикшерүдән баш тартмаячак. Илнең һөнәр берлекләре моңа каршылык йөзеннән күбрәк халыкны урамнарга чыгарга чакыра.

Чәршәмбе көнне Греция башкаласында меңнәрчә кеше урамнарга чыгып бәрелешләр туды. Шуңа да карамастан, Греция хакимияте парламентта дәүләт чыгымнарын экономияләү канун өлгесе өчен тавыш бирү булачагын әйтә.

Әлеге документ исә Европа берлеге һәм Халыкара валюта фонды таләбе белән шактый чыгымнарны киметүне истә тота. Чөнки авыр хәлдә калган Грециягә 110 миллиард евро шул шарт белән генә бирелде. Хәзер ул дәүләт оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакларын, социаль ташламаларны киметергә тиеш булачак.

Парламентта әлеге мәсьәлә каралыр алдыннан, илнең финанс министры Дҗордж Папаконстантино әлеге чара бөлгенлеккә төшмәүнең бердән-бер юлы дип әйтте.

Һөнәр берлекләре халыкны урамга чыгарга өнди


Парламентта хакимият партиясе күпчелекне тәшкил итү сәбәпле, канун өлгесенең бик тиз раслануында күпләр шикләнми.

Шул сәбәпле, бәрелешләр артыр дип фаразлана. Чөнки Грециядәге төп һөнәр берлекләре меңнәрчә протестчыларны парламент бинасы янына чыгарга чакырды.

Афиндагы полиция инде туарга мөмкин тәртипсезлекләргә әзерлек алып бара.

Чөнки чәршәмбе көнне протестчылар Афиндагы бер банкны яндырып, анда 3 хезмәткәр үлде.

Грециядәге “Адеди” дип аталган иң өре иҗтимагый берлек җитәкчесе урынбасары Ильяс Вреттакос, әлеге үлемнәргә карамастан, демонстрацияләр һичшиксез дәвам итәчәген әйтте.

“Эшчеләрнең хокукларына басым ясала һәм без, әлбәттә, бу сәясәткә каршы көрәшне дәвам итәчәкбез. Без провокация тудырмау өчен протест чараларында саклыкны мөмкин кадәр булдырырга тырышачакбыз (шул ук яна торган таяклар ташлауны). Һәм хөкүмәт сәясәтен туктату өчен көрәшне берләшеп дәвам итәчәкбез”, диде ул.

Греция премьер-министры Папандреу исә греклар кыенлыклар алдында берләшергә тиеш дип җаваплылыкка чакырды.

Георгий Папандреу
“Һәркем протест белдерергә хокуклы, әмма көч куллану рөхсәт ителми. Халыкның үлеменә китерә торган көч куллану бигрәк тә. Белүегезчә, ачу тагын да күбрәк ачу тудыра, протест чаралары бу бер нәрсә, ә үлем инде бөтенләй башка”, диде ул.

Евроның дәрәҗәсе төшә

Грециядәге бәрелешләр евроның тотрыклылыгы өлкәсендә борчулар уятты. Европа үзәк банкы атна башында Греция хиссәләре бәясе бик түбән дәрәҗәгә төшсә дә, аларны кредитка залог буларак кабул итәчәген әйткән иде. Белгечләр исә бу дөньяның әлеге банкка карата ышанычын киметте дип саный.

Европа финанс базарлары Грециядәге бурычлар кризисы дәүләт финанслары тотрыксыз булган башка илләргә дә таралырга мөмкин дип курка. Соңгы 14 ай белән чагыштырганда евро иң түбән дәрәҗәгә төште.
XS
SM
MD
LG