Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җанисәп милләтне сыный


Русия татарлары федераль милли-мәдәни мохтариятенең 5нче конференциясеннән күренеш
Русия татарлары федераль милли-мәдәни мохтариятенең 5нче конференциясеннән күренеш

23 апрельдә Казанда Русия татарлары федераль милли-мәдәни мохтариятенең 5нче конференциясе узды. Анда милли-мәдәни мохтариятләрнең гражданлык җәмгыятен төзүдә роле һәм 2010 елгы халык санын алуда җәмәгатьчелекнең бурычлары турында сөйләшү булды.

Римзил Вәли. Русия татар мохтариятләренең иң югары форумында федераль оешманың низамнамәсенә (уставка) үзгәрешләр кертү, гражданлык җәмгыятен төзү, иҗтимагый оешмаларның дәүләт белән хезмәттәшлеге турында сүз барды.

Римзил Вәли
Ләкин җанисәп темасы һәрвакыт өскә калкып чыгып, делегатларның бу мәсьәләгә битараф булмавын күрсәтте. Әйе, халык санын алганда кешеләрнең ничә яшьтә булуын, күпме бала үстерүе, фатирлары, эш хаклары нинди булуы һәм башка дөньяви мәгълүматларны туплыйлар.

Глобализация дулкынында бата башлаган милләт төшенчәсе һаман кешеләр өчен мөһим булып кала. Безнең милләтебез артамы, кимиме? Безне дөрес итеп санарлармы? Әллә саныбызны киметеп, киләчәктә мәдәниятебезне, мәгърифәт, мәгълүмат чараларын кыскарту өчен кулланыла торган ялган саннар җыелырмы?

Федераль статистика хезмәтенең Татарстан идарәсе вәкиле Ольга Краснова быелгы җанисәп вакытында һәркемнең үз милләтен үз кулы белән күрсәтергә тиешлеген аерып әйтте. Әмма кайвакытта санала торган адәми затлар авыру булырга, яисә башка сәбәптән үз куллары белән бу кәгазьне кулына алмаска мөмкин. Ул вакытта инде кәгазьне санаучылар кулы тутырырга тиеш була. Моның өчен дә санала торган шәхеснең ризалыгы булырга тиеш. Чөнки Русия кануннары буенча, кеше турындагы шәхси мәгълүматны аның язма ризалыгыннан башка туплап бирергә ярамый.

Тарихчы Дамир Исхаков статистика оешмалары милләтләрне санауга объектив карашта булырга тырышсалар да, чынлыкта җанисәптә милләтләрне санауның башкача үткәрелүен әйтте. Шул ук татар милләтен санаганда 128 төркемгә бүләләр. Аларның күбесе соңыннан уртак калыпка салынып татарлар санын билгеләүгә кулланылса, кайбер төркемнәр барыбер башка милләт дип җанисәп йомгакларына кертелә. Башкортстан шартларында “башкирские татары” дип аталган төркемгә кемнәр кергәнен аңлап булмый, ди Дамир Исхаков.

Журналист, җәмәгать эшлеклесе Кәрим Яушев бу юлы Башкортстан татарларының милли-мәдәни мохтариятенең рәсми вәкиле буларак чыгыш ясады.
Кәрим Яушев


Кәрим Яушев. Алдагы җанисәп татар милли-мәдәни мохтариятнең дә, Татарстанның да бер мөһим эшенә әйләнә бара. Татарстанның сак, акыллы, төпле беренче президенты Минтимер Шәймиев юкка гына “Азатлык” радиосына биргән интервьюсында шушы җанисәп мәсьәләсенә тукталмагандыр. Ул үзенең интервьюсында Башкортстан хәлләренә бигрәк тә борчылу белдерде.

Башкортстанда татарларны башкорт итеп язарга ниятлиләр. Үткән җанисәптә Башкортстанда 125 мең татар югалды дигән сан китерелә. Бу төп югалтуның бер өлеше генә. Бу 1989 елның җанисәп белән 2002 елгы җанисәп арасындагы саннарны алсаң, шул ук килеп чыга. Әмма ике җанисәп арасында бик күп татар Башкортстанга читтән кайтты.

Бу җанисәптә хәлләр шул ук юнәлештә, әмма тагы да зуррак масштаб алырга тора. 15 апрельдә Башкортстан президентының дәүләт киңәшчесе Сергей Лаврентьев Башкортстан халкының 41%ы башкорт, диде. Бу нәрсә дигән сүз? Әгәр шушы саннар тормышка ашырылса, Башкортстанда 400 меңнән ким татар калдырылачак дигән сүз.

Искә төшерәм, 1989 елдагы җанисәптә Башкортстанда 1125 мең татар бар иде. Ә хәзер 400 мең кала. Ягъни ике җанисәп арасында Башкортстан дигән республикада 800 мең татар юкка чыга дигән сүз.

2002 елгы җанисәп алдыннан галим Раил Кузеев Башкортстанда башкортлар 30%тан да ким түгел дип әйткән иде. 41% юкка әйтелгән буш сүз түгел. Шуңа республикада бөтен мәгълүмат чаралары аша әзерлек бара. Республиканың телевидениесында атнасына биш көн өч ай дәвамында “Минем кече ватаным”, “Авылымның шәҗәрәсе” дигән тапшырулар бирелә. Анда урындагы саф татарлардан без татарлар түгел, без башкортлар дип әйттерәләр.

Монда килгәндә, мин Илеш районының Яркәй авылына туктадым. Урамда дүрт-биш кеше белән сез милләтегез буенча кем дигән темага сөйләштем. Без башкорттыр, башкорт дип әйттеләр дигән җаваплар булды. Ә нинди телдә без сезнең белән аралашабыз дип сорагач, сез саф татар телендә, без башкорт телендә сөйлибез диделәр. Шуннан аларга иң мөһим сорауны бирдем: “Әгәр дә сезнең районыгыз Татарстан составында булса, сез үзегезне кем дип исәпләр идегез?” дидем. “Әлбәттә, татар”, диде алар.

Башкортстанда нәрсә эшләп була? Татар оешмалары нәрсә эшли ала? Нәрсә кулларына килә, шуны эшлиләр. Русия президентына, премьерына, Татарстан президентына, Башкортстан президентына хатлар язалар. Хатларның тәэсирен үзегез беләсез. Шуңа күрә милли-мәдәни мохтарияттә бу мәсьәләнең каралуы бик урынлы. Әмма бу гына җитәрлек түгел. Башкорт-туганнарыбыз һәр җанисәп алдыннан ике тапкыр рәттән Бөтендөнья башкорт корылтае уздыра. Быел ул июнь аенда үтәчәк. Төп мәсьәлә булып җанисәп проблемасы торачак.

Фоат Ганиев
Шуңа күрә, әгәр без Русиядә икенче халык дигән статусыбызны югалтырга теләмәсәк, Башкортстанда ике җанисәп арасында миллионга якын татарның юкка чыгуына битараф калырга тиеш түгел.

Римзил Вәли. Филология фәннәре докторы, Татарстан фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Фоат Ганиев Татарстан һәм татар халкының милләтне санауга хәзергә фәнни яктан әзер булмавын әйтте.

Фоат Ганиев. Иң зур проблема – халыкны исәпкә алуны фәнни яктан тәэмин итү. Ул фәнни яктан тәэмин ителмәгән. Безгә аны оештырырга кирәк.

Мәсәлән, диаспора дигән сүз бар. Түбән Новгородтан алып Татарстанга кадәр диаспора диләр. Бернинди диаспора түгел, алар җирле халык. Түбән Новгород элек Ибраһим шәһәре дип йөртелгән. Шундый әйберләрне халыкка җиткерер өчен нәрсә эшләргә кирәк? Монда безнең җитәкчеләребезгә уйларга кирәк.

Минем дә Башкортстан татарларына тукталып китәсем килә. Үзем анда туып үстем. Башкортстанда татарлар бар, аларның абсолют күпчелеге бернинди дә башкорт телен югалтып татарлашкан башкортлар түгел. Башкортстанда татарлашкан башкортларны башкорт дип язабыз дигән фикер бар. Бу һич кенә дә дөрес түгел.

Төньяк-көнчыгыш Башкортстанны алыйк. Андагы Салават, Кыйгы, Дуван районнарында берничә татар авыллары бар. Башкорт авыллары зур түгел, ә татар авыллары зур. Һәрберсендә 200-300 хуҗалык бар. Аларның күпчелеге Пенза, Рязань өлкәләреннән күчеп килеп, җирне башкортлардан сатып алганнар. Алар татарлашкан башкортлар түгел.
Фәрит Моктасаров


Көнбатышта яшәгән татарларның территориясе элек Казан ханлыгына караган була. Анда татарлар яшәгән. Революциядән соң анда нигездә татарларның яшәвен искә алып, референдум үткәреп, ул җирләрне Татарстанга кушарга булалар. Ниндидер сәбәпләр аркасында референдум булмый кала. Андагы татарларны башкорт галимнәре генә түгел, татар галимнәре дә өйрәнә. Нәтиҗәдә ни шәҗәрәләрдә, ни кабер ташларында андагы яшәүче халыкта башкорт этнографиясенең эзе дә күренми.

Татарның зур галиме Марсель Әхмәтҗанов үзенең фәнни хезмәтләрендә моны фактлар белән раслый. Биредә татарлашкан башкортлар яши дигән сүз ялган, ди ул. Аның фикеренчә, XIII гасырдан ук Уфадан көнбатышта Ногай Урдасы татарлары яшәгән. Шәжәрәләрдә бу ачык күренә. Ногай Урдасы татарлары үзләре яшәгән территориясенә башкортларны үткәрмәгәннәр. Бу җирләрне Русия яулап алгач кына башкортларны китереп утырта башлаганнар.

Башкортстан президенты киңәшчесе Сергей Лаврентьев: “Әгәр дә кеше татар телендә сөйләшсә, бу әле ул татар дигән сүз түгел”, дип яза. Сүз татар телен белү турында бармый, татар телен теләсә кем белергә мөмкин. Билгеле булганча, милләтнең идентификациясендә төп критерий була. Әгәр кешенең татар теленнән башка ана теле юк икән, югары критерий буенча ул кешене кем дип атарга була?

Лаврентьев тагын: “Башкорт һәм татар телләр арасында аерма рус һәм белорус телләр арасындагы аермадан азрак. Уралдан Идел буена хәтле барсагыз, аерманы сизә алмассыз”, ди. Бу чыннан да шулай. Бөек Ватан сугышыннан соң кайбер башкорт галимнәре башкорт телен татар теленең диалекты итеп кенә караганнар.

Казаннан Уфага барганда Атсуяр дигән авылны үтәргә туры килә. Башта башкортчасы Атсуяр, татарчасы Атсуярово иде. Аннан соң аны башкортча әдәбиләштереп Атһуяр, русчасын Атхуярово дип язып куйганнар. Мин башкортлар арасында үстем, бер башкорт агаеннан да ат һуям дип сөйләгәнен ишеткәнем юк.

Башкортстанның көнбатышында яшәгән татарларны башка чаралар белән бер рәттән этногенетик планда да тикшереп була. Казан университетында Иннокентий Новгородов “Якутско-эвенкийские языковые связи” дигән докторлык диссертацияне яклады. Мәскәүнең абруйлы галимнәре якут теленең нигезендә эвенк теле ята дигән фикерне алга сөрәләр иде. Әмма бу галим этногенетик анализны үткәреп, якут телендә эвенк теле субстрат тәшкил итми, ә страт тәшкил итә дигән фикерне раслады.

Индус Таһиров
Себер татарлары проблемасын кайвакыт бәхәсле мәсьәләгә әйләндермәкче булалар. Фән өчен бу проблемада бернинди дә аңлашылмаган бәхәсле урын юк. Себер татарлары буенча берничә кандидатлык, докторлык диссертацияләр якланды. Менә аларның нәтиҗәсе. Себер татарларының теле татар теленең Себер диалекты, ягъни көнчыгыш диалекты дигән нәтиҗә ясалган.

Римзил Вәли.
Җанисәп мәсьәләсе турында фикерләрен әйтергә теләүчеләр күп булды бу утырышта. Мәскәү өлкәсе татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Моктасаровны тыңлыйк.

Фәрит Моктасаров. Без моңа кадәр тырышып эшләдек. Сабантуйлар, фестивальләр уздырабыз. Быел да, җанисәпне уздырган елда шушы эшләрне алып бару кирәк. Шулай ук безнең эшләрне мәгълүмат чараларында яктырту кирәк. Кешеләр аны күрергә, белергә тиеш.

Римзил Вәли. Бу сөйләшүдә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Русия татарлары федераль милли-мәдәни мохтариятенең беренче рәисе академик Индус Таһиров та чыгыш ясады.

Индус Таһиров. Гасырлар буе татар үзенең татарлыгын саклый килгән. 1870 елда Сембердә чыккан бер китапта язылганча, татарлар Русиянең иң ныклы халкы, алар Русиягә сәяси яктан гына буйсындылар, рухи яктан буйсынмадылар, исән-имин калдылар. Соңгы чорда да татарлар рухи яктан буйсынмады, чөнки татарның милли горурлыгы бар.

Башкортстандагы вәзгыять җиңелдән түгел. Андагы халыкта күптәннән икеләнү барлыкка килгән. Аларга башкорт булсагыз, сезгә яшәү җиңелрәк, дип әйтәләр. Агитация һәм пропаганда бар, әлбәттә. Административ методлар да кулланыла.

Безгә агитация, пропаганда чаралары җитми. Шуның аркасында без бик уңайсыз хәлдә калабыз. Ә безнең максат – милли горурлыгыбызны саклау. Әгәр дә безнең милли горурлыгыбыз булса, без нык халык булып калачакбыз. Телебез дә, динебез дә, гореф-гадәтләребез дә исән калачак. Шуның өчен тарихыбызны аңлаешлы рәвештә сөйли белергә кирәк. Шушы эшне безнең автономияләр башкара алалар, әлбәттә.
Ринат Закиров


Сарытауны алсак, анда проблемалар юк. Удмуртиядә һәм башка төбәкләрдә дә шундый ук хәл – күпме татар бар, шуны бирәчәкләр. Безнең, чыннан да, иң авырткан урыныбыз – татар-башкорт проблемасы.

Римзил Вәли. Әйтергә кирәк, Русия төбәкләренең барлык милли оешма вәкилләре Татарстаннан милләт, мәдәният, мәгърифәт турында китаплар, абруйлы кешеләрнең чыгышлары кирәклеген әйтә. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Татарстан ярдәме турында сөйләде.

Ринат Закиров. “Азатлык” радиосында яңа гына эчтәлекле сөйләшү булды. Мин шуннан бер өзек кенә әйтәм. Рус абыйлар: “Татарстан в период Шаймиева опирался на татар в регионах России и других странах, и тем самым накопил себе очень большой вес”, дип әйттеләр. Моны безгә, безнең халкыбызга биргән бәя кебек карарга кирәк. Без бик күп эшләр эшләдек.

Әгәр дә халык санын кулдан ычкындырсак, тискәре факторлар җитәрлек булачак. Башкортстан йөрәк ярасы булып тора. Бу мәсьәлә барыбызга да аңлашыла. Аңлату эшен туганнарыбыздан, күршеләребездән башлап, бу эшкә активны җыеп алып барырга кирәк. Татарстан читтәге татарларга ярдәм итәргә әзер. Активлык булмаса, эш булмаячагы да билгеле. Кем активлык күрсәтә, шуларга концертлар белән баралар. Аларны оештырырга кирәкми, алар оешкан.

Римзил Вәли. Зыялылар, милли оешма вәкилләре әлегә җанисәпнең милли төсмере турында Татарстан һәм татар җәмәгатьчелеге әллә ни пошынмый дип саный. Уфада Бөтендөнья башкорт корылтае нәкъ шул җанисәпкә туры китереп оештырыла. Дистәләгән, йөзләгән мәкаләләр, китаплар чыга.

Әлегә татар җәмәгатьчелеге милли үзаңны барлау, таныту өчен эшкә керешмәде. Быелгы халык санын алу татар халкына гына түгел, ә барлык милли оешмаларга да җитди имтихан булачак дигән нәтиҗә ясалды. Бу темага нокта куймыйбыз.
XS
SM
MD
LG