Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:02

Европа Шурасының парламент ассамблеясы узган гасырның 30 елларындагы ачлыкны украин халкына каршы геноцид булганын танымады. Украинаның үзендә 1932-1933 еллардагы Һолодомор тикшерелгән, гаепле кешеләрнең исемнәре ачыкланган, җинаять геноцид дип танылган.

Запорожьедагы олы юлның бер өлеше “кайгы кыры” дип атала. Биредә Днепропетровски каласы янында узган гасырның 30 елларында һәм 50нче еллар башында сәяси репрессияләргә дучар булганнарны атып үтергәннәр. Рәсми архивларга караганда, бу урында 5 меңләп кеше юк ителгән. Ул чорны хәтерләгән кешеләр исә бу сан 50 мең булырга мөмкин, ди.

90нчы елларда “кайгы кырында” тәре куелды. Ике ел элек исә һолодомор корбаннары истәлегенә һәйкәл ачылды.

Һолодомор корбаннарына һәйкәл
Тарихчылар әйтүенчә, бер Днепропетровскида гына ачлык вакытында миллионга якын кеше үлгән. 1932 елда илдәге ашлыкның 4тән бер өлешен биргән бу якларда халык шул икмәкне үзе ашамыйча авылы-авылы белән кырылган.

“Авыллар буйлап йөргән махсус кешеләр безне талап чыгып китә иде. Алар ашлык, тозлаган кыяр-кәбестә, бәрәңгене генә түгел, табак-савытны да алып китә иделәр, без бер ни пешерә алмасын өчен”, дип сөйләде һолодоморда исән калучыларның берсе Спилки авылы кешесе Иван Сирий.

Президентлар һәм тарихчылар килешә алмый

Миллионлаган кешене корбан иткән ачлык елларын украин халкына каршы алып барылган максатчан сәясәт итеп таныргамы-юкмы дигән сорауга Украинаның үзендә дә бердәм җавап юк. Һолодоморны тикшерү эшен элекке президент Виктор Ющенко башлаткан иде. Чираттагы президент Виктор Янукович исә һолодоморны геноцид дип тану гадел һәм дөрес түгел, диде. Ачлык ул елларны Советлар Берлегенең башка республикаларында да булган. Идел буендагы ачлык турында да билгеле, шуңа күрә узган атнада гына Страсбургта Украинада геноцид булмаган, дигән карар кабул ителде.

Тарихчы һәм язучы Рой Медведев Страсбургта Европа Шурасының парламент ассамблеясы резолюциясе соңга калды, дип саный.

“Украинада ачлыкны геноцид дип тануны сорап Европа оешмаларына инде ике ел элек мөрәҗәгать ителгән иде. Анда бу эшләр озакка сузыла. Украинаның үзендә бу турыда инде бик күп утырыш һәм киңәшмәләр булды, мин үзем дә аларның кайберләрендә катнаштым. Украин тарихчылары чакырган иде. Аларның күпчелеге хәзер инде һолодоморны геноцид дип атамый. Моны барыбер күбрәк Ющенко күтәрде һәм алга сөрде. Аннары анда сайлауалды ыгы-зыгылары башланды, кемнең хакимияткә киләсе билгеле түгел иде. Эйе, бу зур фаҗига, зур кайгы. Казакъстан, Төньяк Кавказ, Идел буе һәм Украинадагы ачлык ул зур җинаять, әмма геноцид түгел,” диде Рой Медведев.

Һолодоморның Европа Шурасында геноцид дип танылмавына хакимият алмашынуы сәбәп була алмый, ди белгечләр.

Яшерен архивларны ачарга

Украина иминлек хезмәте архивының элекке башлыгы Владимир Ветрович украин халкына каршы геноцид булганын инкарь итеп булмый, ди.

“32-33 еллардагы ачлыкның украиннарга каршы геноцид булганына шик юк. Әйе, ачлык башка төбәкләрдә дә булды. Әмма Украина җирендә совет хакимиятләренең авыл халкына каршы нинди сәясәт алып барганын карасак - моның геноцид булганы шик тудырмый. 1948 елда геноцид турында резолюцияне әзерләүчеләр дә 32-33 елларда Украинада булган хәлләрне геноцид мисалы итеп китерә”, ди украин тарихчысы.
Алар азык-төлекне генә түгел, хаттә кәстрүлләрне дә алып китәләр иде...


Бүгенге көндә Русиядә дә, Украинада да халыкка билгеле булмаган яшерен архивлар әле дә бар. Хокук яклаучылар бу яшерен документларны өйрәнеп халыкка җиткерүне таләп итә. Бигрәк тә сугыш чоры һәм сугыштан соңгы вакытта элекке Советлар Берлеге җирләрендә алып барылган сәясәткә кагылышлы яшерен мәгълүматлар әле дә бар.

Нәрсә ул геноцид?

Геноцид 1948 елда гына халыкара җинаять итеп кабул ителгән.

Аерым алган бер милләтне, раса яки дини төркемне өлешчә яки тулысынча юк итү – геноцид дип атала. Геноцид ул корал белән килеп үтерү генә түгел. Сәламәтлеккә зыян китерү, милләткә бала тудырырга бирмәү, балаларны көчләп икенче милләт яки дингә күчерү – болар барысы да геноцид санала.

XS
SM
MD
LG