Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида аз укучылы мәктәпләр ябылуы ихтимал


Айдар Искәндәров
Айдар Искәндәров

Омскида башлангыч мәктәптә укучы балаларның фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Анда Большеречье районының Криводаново авылы укучысы - 7 яшьлек Айдар Искәндәров уңышлы чыгыш ясады. Әмма конференциядән соң Айдарның укытучысы белән барган очрашу вакытында авыл мәктәбенең ябылу проблемасы алдында торганы ачыкланды.

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, туган җиренә мәхәббәт, халкының тарихына кызыксыну уяту максаты белән Омски өлкәсендә мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган семинарлар, җыеннар, конференцияләр булып тора. Андый чаралар мәктәп яшендәге балалар өчен дә оештырыла. Балалар үзләре сайлап алган темалар буенча эзләнүләр алып баралар, фәнни эшләр язалар һәм аның белән район һәм өлкә күләмендә оештырылган чараларда катнашалар.

Шушы көннәрдә генә Омскида башлангыч мәктәптә укучы балаларның фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Чараның төп оештыручысы “Эзләнү” өлкә балалар фәнни-иҗтимагый җәмгыяте, ә катнашучылар шәһәр һәм авыл-район мәктәпләренең 2-3 сыйныфлар укучылары булдылар.

Әйтергә кирәк, балалар, башлангыч сыйныфларда гына укысалар да, “Туган ягым елгасы”, “Гаиләм тарихы”, “Җанисәпнең әһәмияте”, “Урамнар исемнәре”, “Чиста су” кебек, шактый җитди темалар сайлаган иделәр. Милли темага язылган эшләр дә булды. 8 яшьлек казакъ кызлары Асель Аманжолова белән Алия Садвакасова “Казакъларның кунак сыйлау йолалары” һәм “Келәм туку тарихы”, ә 7 яшьлек татар малае Айдар Искәндәров “Минем милли киемем” дигән тема буенча чыгыш ясады.

Эшләр тыңланып беткәннән соң, “Эзләнү” өлкә балалар фәнни-иҗтимагый җәмгыятенең бүлек җитәкчесе Лидия Шипицна гомуми нәтиҗә ясады, эшләрнең уңай һәм җитешмәгән якларын күрсәтте. Айдар Искәндәровның эшенә ул аерым тукталды. “Яшь ягыннан кечкенә булса да, эше үрнәк булырлык, ә милли киеме алкышларга лаек”, диде.

Айдар Искәндәров чыгыш ясый

Конференциянең эше катнашучыларга дипломнар, аларны әзерләгән укытучыларга таныклыклар бирү белән тәмамланды. Аннары Лидия Шипицина балаларны фәнни тикшерү эшләрен дәвам итәргә һәм алдагы елларда оештырылачак конференцияләрдә дә катнашырга чакырды.

Чара тәмамланганнан соң Айдар Искәндәровның укытучысы Рауза ханым Усольцева белән әңгәмә кору мөмкинлеге булды. Ул укучысының эшеннән канәгать булуын белдерде. “Әмма, кызганычка каршы, Айдарның алда булачак конференцияләрдә катнаша алмавы бар. Сәбәбе – безнең мәктәпнең, укучылар саны аз булу сәбәпле, быел ябылуы ихтимал. Алдагы ике елда беренче сыйныфка килүче балалар юк. Статистик мәгълүматлар буенча 2012 елны беренче сыйныфка 3 бала киләчәк, аннан соң да укучылар булачак, әмма ике елдан соң гына. Ә мәктәпне быел ябарга җыеналар. Аннан соң мәктәп кабат ачылырмы, әйтүе кыен”, ди Рауза ханым.

Айдар укыган Большеречье районының Криводаново авылы мәктәбендә бүгенге көндә 3 бала укый. Беренче сыйныфта бер, икенче сыйныфта ике бала. 5нче сыйныфтан балалар 12 чакрым ераклыктагы Краснояр авылы мәктәбенә йөриләр. Укучыларны көн саен мәктәп автобусы белән килеп алалар, дәресләрдән соң китереп куялар.

Проблема хәл ителә кебек. Әмма, авылга илтүче юлның еш кына бозык, кар-яңгыр яуганда үтә алмас хәлдә пычрак булуын искә алганда, проблеманың чишелгән булуы шик тудыра. “Балалар я өйдә калырга, я, баткак ярып, җәяү мәктәпкә йөрергә тиешләр. 7-8 яшьлек баласын андый юлга чыгарасы килерме икән ата-ананың? Аннан соң, көн дә авылга кайтып йөргәндә, балаларның өстәмә эшләр башкарырга, фәнни эзләнүләр алып барырга вакытлары булырмы, белмим. Йөреп укый башласалар, балаларның белем дәрәҗәләренең кими башлавы да ихтимал”, ди Рауза ханым борчылып.

Балаларның әти-әниләре авыл һәм район хакимиятләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп караганнар. “Район башлыгы ярдәм итәргә вәгъдә бирде, әмма аның безнең проблеманы уңай чишүенә ышаныч юк", ди 2нче сыйныф укучысы Артем Парфеновның әнисе Гөлфирә ханым.


Айдар Искәндәровның әнисе Рита ханымны да авыл мәктәбенең ябылуы борчый. “Айдарга фәнни эзләнүләр алып бару ошады. Гаиләбез белән аңа булыштык, туганнарыбыз да. Бу теманы дәвам итәргә уйлаган идек. Әмма мәктәп ябылса, Айдар башка мәктәптә, башка укытучыда укый башласа, теманы дәвам итә алу сорау астында. Күп нәрсә укытучыдан да тора бит”, ди ул.

Менә, шундый ябылу куркынычы алдында тора зур булмаган авылның өч кенә бала укыган башлангыч мәктәбе. Укытучы да, балаларның әти-әниләре дә хәзер, төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итеп, мәктәпне саклап калырга тырышалар. Аларның тырышлыгы нәтиҗә бирерме, әйтүе кыен.

Бер уңайдан Омскида өлкә күләмендә оештырылган “Фәнгә адым” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция хакында да мәгълүмат биреп үтәргә кирәк. Анда шәһәрнең 14 санлы мәктәбенең 6-нчы сыйныф укучысы – Константин Назаренко катнашты. Ул остазы - Татарстанның атказанган укытучысы Гөлсинә Ахмерова җитәкчелегендә “Ни өчен рус телендә А хәрефенә башланган рус сүзләре юк” дигән тема буеча әзерләнгән эш белән чыгыш ясады.

Тема күпләрдә кызыксыну уятты, фикер алышу вакытында бирелгән сораулар башкаларныкыннан күпкә артык булды. Укучы аларның барсына да төпле җаваплар бирде. Нәтиҗәдә Константин Назаренкога лауреат дипломы, укытучы Гөлсинә Ахмерова сертификат бирелде.
XS
SM
MD
LG