Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия парламенты Грециягә акча ярдәме планын хуплады


Германия парламенты икътисади яктан авырлыклар кичергән Грециягә бурыч бирү турындагы тәкъдимне беренче утырышта ук хуплап чыкты. Европа Берлеге һәм Халыкара Валюта Фондының Грециягә бирәчәге 110 миллиард евро бурычның 22.4 миллиардын Германия түлиячәк.

Грециядә күпләп бурыч алу сәбәпле барлыкка килгән вәзгыятьнең еврога тәэсир итәчәге куркынычы белән Европа Берлеге бу илгә матди ярдәм кылырга килешкән иде.
XS
SM
MD
LG