Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:45

7 майда элекке СССР дәүләтләрендә радио көне билгеләп үтелә. Бүгенге көндә татарча сөйләүче милли радиога ихтыяҗ бар, әмма тапшырулар сыйфатын, сөйләм телен үстерергә кирәк, ди кайбер зыялылар.

Советлар заманында республикада татарча сөйләүче рәсми "Татарстан" радиосы гына булса, бүгенге көндә радиолар да үзгәрде, каналлар да, тапшырулар да күбәйде. Технология казанышлары кешегә хәбәрләрне, урам тавышларын, яңа җырларны да интернеттан тыңларга мөмкинлек бирә. Интернетта һәркем радио ача ала, яки яраткан музыка һәм кызыклы тапшыруларны пәрәвездән күчереп, радио уйнаткычын үзе теләгән тәртиптә сөйләтә ала. Бу шартларда гадәти радионың кыйммәте төшмиме?

Чыбыклы радио бетте диярлек, аның урынын гел музыка уйнатучы ФМ станцияләр алды. Бу шартларда кеше хокуклары, сүз иреге, сәясәт, социаль тормыш турында сөйләүче радиоларның тыңлаучысы калырмы? Интернет үскән саен, тыңлаучыларга мәгълүмат тарату, белем бирү, тәрбияләү һәм күңел ачу вазыйфаларын үти торган татарча радио яшәүдән туктамасмы? Бу сорауларны Казандагы кайбер зыялыларга бирдек.
“Безнең гәҗит” баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов татарча радиоларны тыңлап бармаса да, бу мәгълүмат чарасының киләчәге бар дип саный.

“Машинада барганда һәрвакыт “Эхо Москвы” радиосын тыңлап барам. “Азатлык”ны интернеттан тыңлый. Башка радиоларны тыңлый алмыйм, чөнки алар патефон кебек гел җыр уйната. Бу тиз туйдыра. Мин элеккеге “Татарстан” радиосына сусадым, андагы радио спектакльләргә, озын тапшыруларга, дикторларны тавыштан таный идем, аларга охшатып сөйләргә тырыша идем. Бүгенге радиолар белән мин канәгать түгел”, ди ул.

Журналист һәм җырлар авторы Илфак Шиһапов татарча радиоларны тыңлый һәм сыйфатлы тапшырулар булган очракта бу мәгълүмат чарасына ихтыяҗ булачак, ди.

“Мин “Яңа гасыр” радиосын тыңлыйм, “Азатлык”ны интернеттан карап барам, “Эхо Москвы” радиосын тыңлыйм, Чаллыдагы “Күңел” радиосын тыңларга тырышам. Безнең радиоларга сыйфат ягын гына уйлап бетерергә кирәк. Менә бүген тагын ике-өч бәйсез радио ачылса да, аларның тыңлаучысы булыр иде. Әйтик, сәясәт турында гади итеп сөйләүче кирәк. Җыр һәм ниндидер сыйфатсыз юмор белән генә яшәп булмый”, ди Илфак Шиһапов.

ФМ дулкында эшләүче, күбрәк музыкага өстенлек биргән “Татар радиосы” программалар директоры Гөлназ Сәфәрова, радио заманча булырга тырыша, шуңа да аның киләчәге бар, ди.

“Безнең радио замана белән бергә атлый. Безне интернет аша да тыңларга мөмкин хәзер. “Татар радиосы” соңгы 5 елда гына яшьләрне татар мохитенә алып кайта алды. Яшерен батырын түгел, руслаша башлаган идек инде. Менә 5 ел элек кенә татарча дискотекалар да бик күп түгел иде, русча җырлар тыңлый идек, моны үземнән чыгып әйтәм. Радионың үсеше, татар теленең үсеп китүе яшьләрне бу мохитка кире алып кайтты. Безгә эфирга балалар да шалтырата, аларның әниләре, апалары “Татар радиосы”н тыңлый икән, шуңа радионың киләчәге бар һәм тыңлаучылар булачак дип әйтә алам”, ди Голназ Сәфәрова.

Бүгенге көндә Казанда җитди татарча тапшырулар алып бара торган кыска дулкыннарда сөйләүче “Азатлык” радиосы, озын дулкында эшләүче “Татарстан" радиосы бар. Шулай ук ФМда “Яңа гасыр” радиосы да иҗтимагый һәм сәяси темаларга зур урын бирә. ФМ дулкыннарда эшләүче күпчелек радиолар эстрада җырларын куя, сәламләр тапшыра, смс уеннар уйната.

114 ел элек бу көнне физик Александр Попов үзе ясаган радиоалгыч ярдәмендә беренче тапкыр радио элемтә урнаштырган, дип санала. Шул уңайдан 7 майда радио һәм телевидение, элемтә тармагы хезмәткәрләренең көне билгеләп үтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG