Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:34

Татарның асыл улы, Уфада яшәүче каһарман ветеран Даян Мурзин быелгы Җиңү язын үзенә 89 яшь тулган чакта каршылый. Үзен бик тә бәхетле кеше, ди ул.

Икенче дөнья сугышы елларында күп батырлыклар күрсәткән һәм Чехословакиянең Милли Герое исеменә лаек булган кыю хәрби офицер ул Даян Мурзин. Татарның данын чит илләргә дә таныта алган соклангыч шәхес.

Даян ага, чех һәм словак халыклары алдында күрсәткән батырлыклары өчен, Чехословакиянең Милли Герое исеменә генә лаек булып калмаган, ә элек бер дәүләт булган бу илнең 18 шәһәренең шәрәфле шәхесе дәрәҗәсен дә алган. Аның исеме Чехия һәм Словакия шәһәрләре, авыллары урамнарына бирелгән. Партизаннар отрядларын җитәкләгән курку белмәс Даян Мурзинның башы өчен Адольф Гитлер үзе 3 миллион рейхсмарка акча вәгъдә иткән булган. Зур кара сакаллы булганга, фашистлар Д. Мурзинны «кара генерал» дип йөрткән. Ләкин Гитлерның акчасы янга калган, әрәм булмаган, чөнки татар егетен тоту насыйп булмаган немец баскынчыларына.

«Татарстаннан да, башка төбәкләрдән дә минем отрядларда татар егетләре байтак булды, – ди әңгәмәдәшем. – Беркайчан да йөземә кызыллык китермәде алар, батыр һәм тәвәккәл булдылар».

Сугыштан соң Даян Мурзин Казанда юридик белем ала. Озак еллар Башкортстан прокуратурасында хезмәт итте ул, аннан БАССР Адвокатлар коллегиясенең рәисе вазыйфаларын тартты. Тырыш хезмәте “Башкортстанның атказанган юристы” дигән мактаулы исем белән билгеләнде аның. Әлеге көндә дә кул кушырып өйдә генә утырмый тынгысыз ветеран. БР Хокук саклау, кораллы көчләр, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы президиумы рәисе дә ул, хөкемгә тартылучыларны аклау комиссиясе әгъзасы да. Моңардан тыш яшьләр белән һәрдаим очрашуларга да чакырып торалар легендар шәхесебезне.

Сөйләшүебез азагында мин Даян агага күптән борчып йөргән соравымны бирәм:«Чехословакиянең Милли Герое исеменә лаек булган асыл затка ни өчен үз илендә һаман да Русия Герое исемен бирмиләр?».
– Бу сорауны башкаларга бирергә кирәк инде, – ди Даян ага тыйнак кына. – Күңелне кырып торса да, әлләни рәнҗеп утырмыйм аңа. Шундый коточкыч сугыштан исән кайту үзе бер могҗиза”.

Даян Мурзинга ил каһарманы исемен бирдертү өчен күпләр Советлар заманында ук ил җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп караган. Ә 2005 елда Чехия белән Словакиянең дә атаклы шәхесләре Русиянеул чактагы президенты Путиннан Даян Мурзинга Русия Герое исемен бирүне сорап хат язган. Һәрхәлдә, шул елны Даян Мурзин белән бергә Словакиягә барган Владимир Путин бу хакта яхшы белә. Илдә күп нәрсә соңлап эшләнә шул...

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG