Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә сайлау: парламент “эленеп” калды


Британиядә соңгы берничә дистә елда иң киеренке сайлау үтте. Бер партия дә парламентта күпчелекне казана алмады. Иң күп урын алган консерватив партия лейбористларның хөкүмәт төзергә вәкаләте юк ди. Премьер-министр Гордон Браун моның белән килешми.

Сәясәтчеләр бу вәзгыятьне “эленеп калган парламент” дип атый. Соңгы тапкыр мондый хәл Британиядә 36 ел элек булган иде.

Яңа хөкүмәт төзү өчен парламентта зур күпчелек алырга кирәк, 650 урынның кимендә 326-сын.

Беренчел нәтиҗәләргә күрә, иң күп тавыш җыйган оппозициядәге консерватив партиянең әлегә 305 урын, хакимияттәге лейбористларныкы – 258. Өченче урында либерал-демокартлар – 57 урын. Калган 28 урын әлегә хәл ителмәгән.

Дэвид Камерон
Шулай итеп, бер партиянең дә, үзенең генә, хөкүмәт төзерлек вәкәләте юк. Димәк, үзара килешеп, коалиция төзергә кирәк булачак. Кем кем белән берләшә – төп сорау хәзер шул.

Консерватив партия җитәкчесе Дэвид Камерон, 13 ел идарә иткән лейбористларның яңа хөкүмәт төзү вәкаләте юк, дип белдерде:

“Илкүләм нәтиҗәне әле көтәргә кирәк, ләкин минемчә, лейбористлар ил белән идарә итү вәкаләтен югалтты.”
Гордон Браун

Әмма, лейбористлар җитәкчесе моның белән килешми. Премьер-министр Гордон Браун өченче урын алган либерал-демократлар белән берләшү ниятен белдерде:

“Мин һәр партия җитәкчесе белән күрешергә әзер. Әгәр Камерон белән Клегг уртак фикергә килә алмый икән, мин, әлбәттә, Клегг әфәнде белән сөйләшергә әзер.”

Либерал-демократлар җитәкчесе Ник Клегг быелгы сайлауалды кампаниясенең ачышы булды. Британиядә беренчегә үткәрелгән дебатларда ул үзенең ике көндәшеннән күпкә отышлырак күренде.

Ник Клегг
Фикер белешү нәтиҗәләре либерал-демократларга зур уңыш фаразлады. Ләкин алай булып чыкмады. Либерал-демократлар парламенттагы урыннарын арттыра алмас сыман, киресенчә, югалтулары ихтимал.

Либерал-демократлар җитәкчесе Ник Клегг үзе бүлгесендә җиңсә дә, партиясенең җиңелүен таныды: “Бу әлбәттә либерал-демократлар өчен күңелсез төн. Без теләгебезгә ирешә алмадык.”

Шулай да, әлегә либерал-демократларны сызып ташларга иртә. Консервативлар да, лейбористлар да бу кечкенә партияне үз ягына аударырга тырышачак.

Бу форсаттан файдаланып либерал-демократлар үз таләпләрен куя ала. Аларның төп таләпләре арасында – Британиядә сайлау системын үзгәртү. Киләчәктә мондый “эленгән парламанетлар” булмасын өчен.
XS
SM
MD
LG