Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:04

Фәләстин җитәкчелеге Израил белән сөйләшүләр башлауны хуплады


Рамалла – Фәләстиннең Көнбатыш ярдагы җитәкчелеге, Кушма Штатлар арадашчылыгында, Израил белән сөйләшүләр башлауны хуплады.

Бу турыда Фатх хәрәкәте вәкиле шимбә көнне Фәләстинне азат итү оешмасының башкарма комитеты утырышында хәбәр итте.

Фәләстин ягының Вашингтон тәкъдименә бу җавабы рәсми рәвештә Кушма Штатларның Якын Көнчыгыштагы вәкиле Джордж Митчелга тапшырылачак.

Солых сөйләшүләрен яңарту тәкъдимен элегрәк Гарәп илләре лигасы тышкы эшләр министрлары Каһирәдә үткән очрашуда хуплаган иде.

XS
SM
MD
LG