Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 10:03

Талибан Әфганстанда яңа һөҗүмнәр белән яный


Кабул – Талибан хәрәкәте киләсе атнада Әфганстанда яңа һөҗүмнәр башкару белән янады.

Шимбә көнне таратылган белдерүдә әйтелгәнчә, һәдәф итеп хөкүмәт вәкилләре, чит ил хәрбиләре һәм чит ил гаскәрләренең Әфганстанда калуын хуплаучылар сайланачак.

Талибан белдерүендә әйтелгәнчә, бу һөҗүмнәр интихарчылар ярдәмендә башкарылачак.

Әфганстанның саклану министры Әбделрәхим Вардак, әлеге белдерүне чын янау түгел, ә пропаганда итеп кабул итергә кирәк, диде.

XS
SM
MD
LG